Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты (видео)

"Агыйдел" ансамбленең быелгы темасы - туган авылым кайтавазы.

"Агыйдел" дəүлəт җыр һəм бию ансамбле программасының быелгы темасы - туган авылым кайтавазы. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə ансамбльнең сəнгать җитəкчесе һəм баш балетмейстеры Лилия Фəтхуллина сөйлəде.

"Авылларыбызга игътибар бирергə тырыштык, чөнки күп кенə шəхеслəребез авылларда туып-үскəн", - ди Лилия Фəтхуллина.

"Концертның пролог өлешендə кайчандыр шəһəрдəн чыгып киткəн, авылын сагынып кайтучыларны, авыл истəлеклəрен, аның яшəвен, үсүен һ.б. темаларны күтəрдек. Икенче өлештə исə күбрəк автор җырлары", - диде җитəкче.

Лилия Фəтхуллина сүзлəренчə, быелгы концерт программасын тамашачы рухи яктан җиңел кабул иткəн. "Без берничə районда концерт биргəнгə күрə бу нəтиҗəне күрдек", - диде ул.

"Дəүлəт ансамбле буларак, барысы да үз югарылыгында булсын дип тырышабыз. Җырларны баш хормейстрыбыз Инсаф Хəбибуллин туплый. Ул төбəклəргə барганда, яңа җырлар алып кайта, үзе дə матур җырлар яза. Татар биюлəрен үзем куярга тырышам. Башка халык биюлəрен куйганда шул халыкның белгечен чакырабы", - диде Лилия Фəтхуллина.

Видео Татар-информның youtube сәхифәсеннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев