Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылган

Болар -  Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин һәм имам Шамил. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда биш кое эшләнгән. Алар берничә җирле авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Әлеге башлангыч сусызлыкка тилмерүчеләрне аңлап, бу хәлгә битараф булмаган Россия мөселманнары – Halalstarter @halalstarter проекты волонтёрлары Россия Вакыф фонды ярдәме һәм Рәсүл Тавдиряков тырышлыгы белән тормышка ашырган, диелә әлеге хәбәрдә. Әлеге авыл җирлекләре ярымчүлле климатик шартларда урнашканнар һәм аларда медицина ягыннан, электр уты һәм су белән тәэмин ителеш юк. Алар үзләренең яшәү урыннарына су алып килү өчен берничә сәгать вакытларын сарыф иткәннәр. Үз яннарында коелар казып ачу алар өчен зур шатлык. Инициатив төркем кешеләре аңлатканча, әлеге татар галимнәренең "бар тормышы һәм эшчәнлеге татар халкы өчен яшәү көче чыганагы кебек булган”.
Татар-информ
Фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев