Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Аерым гаилә тарихы аша милләтебез язмышын яхшырак күзаллый алабыз" - Искәндәр Гыйләҗев

“Аерым гаилә тарихы, аерым шәхесләр тарихы аша милләтебез язмышын яхшырак аңлый һәм күзаллый алабыз, - дип башлап җибәрде тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре” китабын тәкъдим итү кичәсен. - Бу китапта дин тарихы да, татар гаиләсенең тарихы да, төбәк тарихы да бар”. Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Туймазы районының Нарыш авылы кешесе, дин әһеле Исмәгыйль Сәлимшинның Бөек Ватан сугышында алып барган көндәлекләрен, хатларын, шигырьләрен һәм вәгазьләрен җыйган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әлеге мирасны китап итеп Исмәгыйль Сәлимшинның нәсел дәвамчылары - кызы Сиринә Шаһимәрданова һәм оныгы Айдар Шаһимәрдановлар быстырып чыгарган. Китапны басма өчен журналист, Энциклопедия институты аспиранты Александр Долгов әзерләгән. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Бөек Ватан сугышын кичкән һәм совет чорының дин әһеле булган Исмәгыйль Сәлимшинның сугыш көндәлекләренең кыйммәтен гади татар солдатының – миллион сугышчыларның берсенең сугышны күрүендә, үзенчә бәяләвендә дип саный. “Бәлки ул сугышның бөтен нечкәлекләрен күрмәгәндер - кыйммәте анда түгел. – диде ул. - Әлбәттә, без бу чыганак аша гына сугышны күз алдына китерә алмыйбыз. Әмма бу басма - сугышны аңлар өчен тагын бер бик үзенчәлекле чыганак”. “Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре” исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиев, Фәһимә һәм Нурмөхәммәт Хисамовлар, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, дәүләт эшлеклесе Илгиз Кәлимуллин һәм башкалар катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев