Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге" басмасы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Адлер Тимергалинның (1931-2013) “Миллият сүзлеге” басмасы тәкъдим ителде. 2016 ел азагында Татарстан китап нәшрияте тарафыннан чыгарылган сүзлек өч томлы булачак. Әлегә аның беренче томы бастырылган һәм анда “А” хәрефенә башланган сүзләрдән алып, “И” хәрефенә башланган сүзләргә кадәр мәгълүмат урнаштырылган. Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин бу басманың чыгуын татар милләте, теле, тарихы өчен зур вакыйга дип атады. Ул шулай ук сүзлекнең 3 мең данә тираж белән чыгуын һәм аны китап нәшрияте кибетләрендә 1,2 мең сумга сатып алырга мөмкин булуын да хәбәр итте. Киләчәктә исә “Миллият сүзлеге” Татарстан китап нәшриятының электрон кибетендә урнаштырылачак.   Илдар Сәгъдәтшин билгеләп үткәнчә, яңа басылган сүзлекнең 1,7 мең данәсе Татарстан китапханәләренә таратылачак. Сүзлекнең икенче томын - быел, өченче томын исә 2018 елда бастыру күздә тотыла. “Миллият сүзлеге” тышлыкларын Татарстанның атказанган рәссамы, Адлер Тимергалинның кызы Алсу Тимергалина бизәгән. “Әти бу китапка мәгълүматны гомер буе туплады, җыйды. Аерым сүзләр, аерым гыйбарәләрне туплаганнан соң, системага кертү мәсьәләсе килеп басты. Моның өчен ул махсус компьютерда эшләргә өйрәнде. Астрономия, физика һ.б. фәнни-техник терминнарны язу да аның башына шул вакытта килә. Аларны татарча язу бер дә җиңел булмагандыр. Сүзлекнең өч томы да басылса, ул бездән соң килгән буынга да мирас булачак”, - диде Алсу Тимергалина. Тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин сүзлекнең исеменә тукталып: “Миллият сүзе соңгы елларда шактый онытылган исем. Миллият ул — безнең милләтнең рухы, безнең милләтнең мохите. Бу китаплар берничә институтның хезмәтенә торырлык”, - диде һәм сүзлекне редакцияләгәндә автор стиленең саклануын билгеләп үтте. Язучы, публицист, бик күп дәүләт бүләкләре лауреаты Газинур Морат: “Әгәр бу сүзлекнең өч томын да адәм баласы укып чыккан икән,  техник белемлеме, көтүчеме, кибетчеме, галимме, физикмы, химикмы — ул төрки-татар тарихы белән шактый таныш булачак. Әлеге фундаменталь хезмәтләр Адлер аганы Риза Фәхретдин, Мәрҗани, Нәкый Исәнбәт, Һади Атласи дәрәҗәсенә күтәрәчәк”, - дип бәяләде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Миллият сүзлегенең” өстәл китабы булачагын фаразлады. “Моны укып кына чыксаң да, татарлыгыңның ничә процент икәнен беләсең”, - ди берлек җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев