Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Адәм баласының җирдәге миссиясе - кору, булдыру, иҗат итү һәм мәхәббәт

Быел татарның классик драматургы К.Тинчуринның тууына 130 ел тулды. Аның исемен йөрткән театр юбилейга зур бүләк әзерләде. Әдипнең иң соңгы әсәре – “Утыз өч көн” автобиографик новелласына нигезләнеп эшләнгән “Соңгы әсәр” спектаклен сәхнәләштерде. Премьера в театре К.Тинчурина "Последняя Повесть" К.Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин әлеге әсәрне сценарий авторы Илһам Гали белән архив материалларына нигезләнеп эшләгән. Тинчуринның  130 еллыгы, Россиядә Октябрь революциясенә 100 ел, Казанны ак чех легионерларыннан азат итүгә 100 ел тулуга багышланган куелыш тамашачыда зур кызыксыну уятты. Залда зыялылар һәм тарихчыларның күп булуы шуны дәлилли.
Илебез тарихы, атап әйткәндә инкыйлап чорында Казан тормышын чагылдырган спектакль ике сәгать ярым баруына карамастан, тамашачы игътибарын бер йодрыкта тота. Чөнки фикерләр бәрелеше гыйбрәтле, ә кайчак юмористик, хәтта сатирик театраль алымнар белән җанландырыла.
Премьера в театре К.Тинчурина "Последняя Повесть"
Әсәрнең идеясе төп герой Сөләйманның (димәк К. Тинчуринның) тормыш кредосы булып та яңгырый. “Утыз өч көн эчендә мин шуны аңладым,- ди ул. - Дөньда нинди генә сәяси көчләр хаккимлек итмәсен, кеше гомереннән дә кадерле һәм кыйммәтле бернәрсә дә юк”. Әлеге фикергә килер өчен, әсәр герое сынаулар уза. Урам тулы мәетләр аша атлап йөри, дусларының үлемен күрә, хыянәт белән очраша. Үзе дә чак кына үлемнән котылып кала. Тинчуринның үзе турында язылган бу әсәрендә дә бөек гуманистик идея тантана итә. Адәм баласының җирдәге миссиясе - кору, булдыру, иҗат итү һәм мәхәббәт. Төрле сәяси интриганнар, итәк астыннан ут йөртүчеләр, байлыгы өчен коты алынган фабрикантлар, сәяси амбицияләренә урын таба алмаган фиркәчеләр аркасында дөньялар болгана. Йөз ел узгач та Тинчуринның идеяләре җетелеген җуймаган. Режиссер Рәшид Заһидуллин бүгенге көн театр тамашачысы өчен канлы үткәнебезне документаль җирлектән ерак китмичә тасвирлап бирә алган.  Театр сәнгате өчен аеруча кадерлесе шул: режиссер теге яки бу тарафны акламый, тамашачыга уйлар, анализлар өчен җирлек калдыра. Бүгенге көн югарылыгыннан без үзебез дә бәя бирергә сәләтле бит.
Моңарчы режиссерлар К. Тинчуринның әсәрләрен сәхнәгә куя иде. Ә үзе хакында беренче әсәр дөнья күрүе тарихи вакыйга тиң.
Премьера в театре К.Тинчурина "Последняя Повесть"
Тарихчы галим Айдар Хәбетдинов, спектакльне тарихи вакыйгалар белән чагыштырып бәяли. Фактлар бик үк туры килеп бетмәсә дә,  татар тамашачысына үз тарихын чагылдырган сәхнә әсәрләре тансык, ди ул. “Бу әсәрдә К. Тинчуринның шәхси трагедиясе чагылыш тапкан. Моннан йөз ел элек узган вакыйгалар кабат кабатланмасын өчен булса да, мондый әсәрләрнең сәхнәгә күтәрелүе кирәк. Без бит хәзер дә инкыйлаблар чорында яшибез”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Соңгы әсәр” спектакленең сәхнә бизәлеше дә аерым игътибарга лаек. Сәхнәдә зур кораб, декорация күчерелми һәм үзгәрми диярлек. Фатир, парк, урам, баз һ.б җирләрдәге күренешләр тасвирлана. Ут, музыка һәм актерларның оста уйнавы аркасында сәхнәдә динамика барлыкка килә. Соры төсләр аша рәссам, шул чорның дәһшәтле мохитына ишарә ясый. К. Тинчуринны кулга алгач, 1937 елда төшерелгән фотосы да тамашачыны даими “тонуста тота”, ягъни 1918 ел белән 1937 ел арасындагы паралель менә шушы зур фото аша тамашачы зиһененә саркып тора. Ниндидер авыр, шомлы, кеше-кешегә ышанмый торган заман. Васильеводагы дача базында качып ятканда Мөгаллим әйткән фикер дә гыйбрәтле. “Сугыш вакытында, мылтык тоткан кешеләргә караганда, ике ут арасында калган гади кешеләр күбрәк кырыла”, - дип хакыйкатьне ярып сала ул карт.
Премьера в театре К.Тинчурина "Последняя Повесть"
Режиссер Рәшид Заһидуллин һәм рәссам Сергей Скоморохов башкарган хезмәтне сәнгать әһелләре дә югары бәяләде. “Әсәрнең вакыйгасы берничә үлчәнештә бара. Биредә кинофильм алымнары да тоемлана. Төп геройдан сорау алу күренеше, саплам-саплам булып әсәрнең төп кәнвасына үрелә. Шул рәвешле тамашачы кино караган сыман композиция белән очраша. Актерлар сайланышы да, костюмнар бирелеше дә гаять отышлы. Спектакль тулаем мөкамәл килеп чыккан, - ди Рауза Солтанова. - К. Тинчурин театры эпик полотно тудыра алган. Сәхнәдәге дары баганалары, мондый хәлләрнең кабатланачагына ишарәли.Спектакль аша тинчуринлылар үзләренең әйтер фикерләре барлыгын күрсәтте".
Драматургның “Мәрҗәннәр” җыентыгында урын алган “Утыз өч көн” автобиографик новелласы М.Горькийның “Жизнь Клима Самгина”, А.Толстойның “Хождение по мукам”, А.Булгаковның “Бег” һәм башка совет әдәбияты классиклары әсәрләре белән хаклы рәвештә бер рәттә торырга лаеклы, ди спектакльне тудыручылар. Чыннан да, тинчуринлылар драматург юбилеена әзерләгән “Соңгы әсәр” спектакле зыялы катлам тамашачыларына адреслана кебек. К. Тинчурин театры  бу әсәр аша үзләрен эзләнүче коллектив буларак тагын бер кат раслады.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев