Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ачык Татарстан" проекты халыкара бәйге финалына узган бердәнбер Россия IТ-проекты

Электрон төрдәге “Ачык Татарстан” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү проекты халыкара бәйге финалына узган бердәнбер Россия IТ-проекты. Ул “Электрон хакимият” номинациясендә мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдәге Бөтендөнья очрашуы бүләгенә дәгъва итүче бәйге финалында катнашачак. Россия белән әлеге номинациядә Бангладеш Халык Республикасы, Казахстан һәм Мексика проектлары көндәшлектә. Искәртеп үтик, проектларны сайлау 1 млн кеше катнашында халыкара экспертлар һәм ачык тавыш бирүчеләр нәтиҗәсендә билгеләнгән. 18 номинациянең һәркайсыннан биш проект-финалист билгеләнгән һәм алар арасында Татарстан проекты да бар. Бәйгегә төрле илләрдән 345 гариза бирелгән, шулардан 143 проект дәүләт секторында билгеләнгән. Җиңүчеләрне 12-16 июньдә Женевада узачак форумда бүләкләячәкләр. Белешмә өчен: “Ачык Татарстан” проекты 2008 елдан бирле гамәлдә.  Система эшли башлаганнан бирле, электрон хезмәтләр Татарстан халкына 169 миллион сәгать вакытын янга калдырырга ярдәм иткән. Бүгенге көндә дәүләт электрон хезмәтләреннән барлык дәүләт органнары һәм муниципаль хакимиятләр файдалана, 12 мең хезмәткәр һәм 1,8 млн республика халкы куллана.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев