Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Абруйлы 500 мөселман рейтингы"на татарлар керүе Татарстанның дәрәҗәсен күрсәтә

Иорданиянең Әмман шәһәрендәге Король ислам стратегик тикшеренүләре институты 2017 елга 500 иң абруйлы мөселманнарның рейтингын тәкъдим иткән иде. Бу исемлектә Россия мөселманнарыннан Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин,  Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Россия мөселман спортчылары исемлегенә соңгы Олимпия чемпионнары, фехтованиедә алтын алган татар егете Тимур Сафин, гимнаст Алия Мостафина кертелгән. Татарлар арасыннан исемлеккә атлет, Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов та кергән.

"Татар-информ" рейтинг төзелү системасына карата татар галимнәре фикерләрен сорашты.

Мөселман дөньясында рейтинг нинди урын тота - фикерләр

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, Россиядә була торып, рейтингның никадәр объектив икәлеген әйтү шактый кыен. "Ул рейтинг ел саен чыгып бара. Китапка кергән мөселманнар очраклы кешеләр булмаса да, аларның йогынты дәрәҗәләрен төгәл әйтү шактый авыр", - диде ул.

Рейтингка кергән Россия мөселманнарының санын Рәфыйк Мөхәммәтшин закончалык дип атады. "Бүгенге көндә Россия мөселманнарының бөтендөнья мөселманнарына йогынтысы зур дип әйтә алмыйбыз. Безнең мөселман өммәте әле яңа формалашып килә", - дип белдерде ул.

Аның фикеренчә, рейтинг төзелгәндә Россия мөселманнары фикерләре исәпкә алынмый. "Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен адымнарын Россия Президенты Владимир Путин белән килештереп ясый. Мөселман илләре белән арадашлыкта аның мөселман дөньясына йогынтысы шактый көчле дип әйтер идем. Шуңа күрә аның бу исемлектә булмавы сорау астында. Безнең Россияда шактый авторитетлы дин әһелләре бар һәм аларның берсе дә исемлеккә кертелмәгән. Теге яисә бу исемлекне һәрвакыт сорау астына куярга мөмкин", - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

КФУның Көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты Азат Ахунов Россия мөселманнары өчен бу рейтингка эләгүне уңай күренеш дип билгеләде. "Ул ел саен чыга торган хезмәт. Нигездә, бу рейтинг чит илдә яшәүче кешеләргә багышланган. Төрле илләрдә яшәүче абруйлы мөселманнар турында мәгълүмат бирүне мин яхшы күренеш дип әйтер идем", - диде ул.

Ләкин 500 иң абруйлы мөселманнар рейтингы Азат Ахунов ниндидер фикер-карашларны үзгәртә ала дип атауга каршы чыкты. "Башка дөньякүләм танылган сәясәтчеләр, икътисадчылар һ.б. рейтинглары бар һәм алар белән 500 иң абруйлы мөселманнар рейтингын чагыштырып булмый, әлбәттә, әмма безгә, татарларга, мөселманнарга, бу үзенә күрә уңай күренеш. Россия мөселманнары бу рейтингта башка елларда да булып торды. Көнбатыш һ.б. илләр өчен бу рейтингта Россия мөселманнары булу кирәк, чөнки бигрәк тә ул мөселманнар арасында татарлар булу әйбәт. Шушы рейтингтан чыгып, безнең татар мөселманнары башкаларга чил ил мөселманнарыннан бер дә ким түгел икәнлеген ирештерә. Татарларга мондый чараларда катнашырга, күренергә кирәк. Ул Татарстанның престижын, абруен күрсәтә", - дип белдерде ул.

Белешмә өчен: 500 иң абруйлы мөселманнар рейтингын 2009 елдан башлап Иорданиянең Әмман шәһәрендәге Король ислам стратегик тикшеренүләре институты ел саен өр-яңадан төзи. Бу исемлеккә иң алдынгы мөселман галимнәре, сәясәтчеләр, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре һ.б. кертелә.

2017 елга рейтингка кертелгән иң билгеле шәхесләр

Исемлекне иң алдынгы Сөнни Ислам университетында эшләүче шәех Әхмәд Мөхәммәд Әл-Тәйиб башлап җибәрә. 500 иң абруйлы мөселманнарның рейтингында ул сөнни мөселманнар өчен иң югары фәнни абруйга ия дип билгеләнгән.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган исемлекнең 8 урынында тора. Аның җитәкчелеге вакытында Мәгариф министрлыгының бюджеты арттырылуы дәүләтнең иҗтимагый тормышы өчен кертелгән төп уңышларының берсе итеп танылган.

Рейтингта хатын-кызлар да бар. 2017 елгы исемлектә икенче урында торган Иордания короле Әбдалла II ибн әл-Хөсәйннең хатыны королева Рания әл-Абдулланың массачыл онлайн курслар ачуы рейтинг төзүчеләр тарафыннан хөрмәткә лаек дип табылган.

500 иң абруйлы мөселман рейтингында җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәрдән кала җырчылар да бар. Мәсәлән, британ җырчысы, композитор һәм ислам дини җырларын башкаручы Сами Йосыф. Рейтинг төзүчеләр Йосыфның җырлары мәңгелек хакыйкатькә багышланган һәм алар тыңлаучыларны уйланырга, тик ятмаска өнди дип язган.

Хезмәтнең “Галимнәр” бүлегендә Россиядан РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим ителгән. Рейтингны төзүчеләр тарафыннан Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнары һәм Кремль мөнәсәбәтләре арасында торучы иң әһәмиятле шәхес дип аталган.

"Дини сораулар администрациясе" бүлегенә Кафер Нәсибуллаһуглы исеме кертелгән. Билгеле булганча, Санкт-Петербург Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев, әмма 500 иң абруйлы мөселманнар рейтингында Кафер Нәсибуллаһуглы Санкт-Петербург мәчете имамы һәм бер миллионга якын мөселман яшәгән Санкт-Петербургның мөфтие итеп билгеләнгән. "Гыйбадәтләргә килүче мөселманнар арасында татарлар, казахлар, үзбәкләр, таҗиклар һәм гарәпләр бар. Еш кына вәгазьләр гарәп, татар һәм рус телләрендә укыла", - дип язганнар китап авторлары.

“Сәясәтчеләр” бүлегенә Россиядән Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров исеме кертелгән. Рейтинг төзүчеләр фикеренчә, ул Чечня хөкүмәтен һәм аның институтларын каты кулларда тота. Хәзерге вакытта Чечняда Мәскәүдән алынган акчага реконструкция эшләре алып барылу бик әһәмиятле дип табылган. Шул ук бүлектә Азербәйҗан Президенты Алиев Илһам Гейдар углының тышкы яктан бик дини булмаса да, 9,3 миллион мөселманы булган дәүләтнең дини ихтыяҗларын тәэмин итергә тырышуы искәртелгән.

Абруйлы мөселманнар исемлегендә быел вафат Мөхәммәт Али да бар. Авыр үлчәмдә 3 тапкыр дөнья чемпионы Америка Кушма Штатларында аеруча әһәмиятле шәхес буларак билгеләнгән. Ул үзенең зирәклеге һәм талантын файдаланып, АКШта хөкем сөргән гражданлык хокукларының тигезсезлегенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлткән. “Паркинсон авыруы белән интегүенә карамастан, Мөхәммәт Али гаделсезлекне күрүгә, аңа комментарий бирергә тырыша иде”, - дип билгеләгән китап авторлары.

Вакыйгалар хронологиясендә Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримовның 2016 елның 2 сентябренә кадәр җитәкчелек иткәне искә алынган. Быел Үзбәкстанның беренче Президенты вафат булды.

2016 елгы Олимпиадада катнашкан һәм медальләр яулаган Россия мөселман спортчылары исемлегенә фехтованиеда алтын алган Тимур Сафин, гимнаст Алия Мостафина, Үзбәкстан исеменнән чыгыш ясаган татар егете Руслан Нуретдинов исеме кертелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев