Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Абдулла авылы электән гыйлемле, мәгърифәтле авыллар исемлегенә кергән" - Рөстәм Фәйзуллов

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылы мәктәбендә мәдрәсәләр XX йөз башында ук булган. Быел Абдулла мәктәбенең яңа бинасына 40 ел тулуны билгеләп үттеләр, дип яза өлкәнең "Өмет" татар газетасы. Мәктәпнең төп максаты – замана шартларына яраклашкан, үзенең туган телен, мәдәниятен белгән шәхесләр тәрбияләү. Авылның үткәнен тирәнтен өйрәнгән Шамил Хәкимов әйтүенчә, архив документларында 1700 елларда ук Абдулла авылында мәчет эшләгән. Ә 1901 елга авылда ике гыйбадәтханә исәпләнгән. “Абдулла авылы электән гыйлемле, мәгърифәтле авыллар исемлегенә кергән. Шуңа күрә дә беренче эш итеп мәчет һәм аның карамагында мәктәп, ягъни мәдрәсә төзергә тырышканнар. 1918 елда Абдулла авылында дөньяви белем бирүче башлангыч мәктәп ачылган. 1938 елда аңа җидееллык мәктәп статусы бирелгән. Илленче елларда биредә Абдулла мәктәбенә Әсән һәм күрше Ертуган авылы балалары да укып йөргән”, – ди мәктәп директорының урынбасары Рөстәм Фәйзуллов. 1976 елда Абдулла авылында яңа мәктәп төзелгән. Заманында колхоз җитәкчеләре мәктәп салуга зур өлеш керткән. Авылда яшәүче бер генә кеше дә изге эштән читтә калмаган. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, 1976 елда мәктәп бинасы файдалануга тапшырылган. 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелгән. 2014 елда мәктәп Октябрьский авыл лицееның филиалына әйләнгән. Быел мәктәпнең яңа бинасы төзелүгә 40 ел булды. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына район башлыгы Лариса Терехина, Чардаклы район администрациясе башлыгы Виктор Самойлов, Чардаклы район мәгариф идарәсе җитәкчесе Анна Дворникова килде. Шулай ук педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган элекке укучылар, мәктәптә белем биргән укытучылар, авыл халкы чакырылган иде. Кунакларга мәктәпнең 1976 елдан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы барланган фоторәсемнәрдән күргәзмә тәкъдим ителде. Залда экран аша тарихи истәлекләрне яңартырга, концерт программасын карарга мөмкин иде. Дистә еллар эчендә бай тарихлы мәктәпне меңләгән укучы тәмамлаган. Алар арасында – Мәләкәс районының Мактаулы гражданины Газис Мавзютов, Россиянең атказанган мөгаллиме, Димитровград шәһәренең Почетлы гражданины Ривгат Ибраһимов. Хәзерге вакытта Абдулла мәктәбендә ун укытучы эшли. Алар балаларга белем һәм тәрбия бирү максатында зур көч куя. Коллективның эш нәтиҗәсе аның укучыларында чагыла: сәләтле балалар ана теле буенча район олимпиадаларында, өлкә конкурсларында призлы урыннар яулый. Мәктәптә дистәгә якын түгәрәк, шул исәптән "Татар халкының мәдәнияте" түгәрәге алып барыла. Укучылар ел саен имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев