Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

А.С. Пушкинга багышланган күргәзмә

7-нче сентябрь көнне Е.А.Боратынский музеенда «Пушкин һәм Казан: Россия музейларында Казан коллекцияләре» дигән күргәзмә эшли башлый. Кунаклар өчен беренче тапкыр Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы музейлардан уникаль экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Аларның барысы да А.С. Пушкинның Казанга кагылышлы тормышы һәм иҗаты белән бәйле.

Музейга куелачак раритетлар арасында – Е.А. Боратынский имзалары, А.С. Пушкин һәм Е.А. Боратынскийның исән вакытта бергә төшкән фотолары һ.б.

Күргәзмә 7-нче сентябрь көнне сәгать 16.00 ачыла, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Чыганак: http://idel-tat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев