Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

А.Пашинга ТР халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелде (фото)

Кичә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чаллы рәссамы Анатолий Пашинга Татарстанның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелде. Рәссамга мактаулы исем бирелү турындагы карарны “Хәзинә” милли сәнгать галереясында күргәзмәсе ачылу тантанасында Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова игълан итте. Выставка Анатолия Пашина в галерее "Хазинэ" Күргәзмә залларының берсе - рәссамның Алтай экспедицияләренә, икенчесе Борынгы Болгарга багышланган иде. “Миңа төрки халыкларның бишеге булган Алтай бик кызыклы. Мин бу якларга күпер салдым – башкалар да кызыксына башлар, бәлки”, - диде ул һәм үзенең мавыгуларын: “Мин бит Иван түгел, Анатолий. Анатолий – шәрыкъ мәгънәсендә. Шуңа да мин шәрыкъны ясыйм”, - дип аңлатты. Выставка Анатолия Пашина в галерее "Хазинэ" Күргәзмә ачылу тантанасында Анатолий Пашин, зур горурлык белән, үзенең София Гобәйдуллинаның якташы булуын – Чистайда тууын әйтте. “Мин яңа гына туган оныгыма да София Гобәйдуллина хөрмәтенә аның исемен куштым. София Гобәйдуллина, Казанга килгәч, аның репетициясендә катнашып, барысын да төшереп бардым – мин аның җанын аңларга тырыштым”, - диде ул. Выставка Анатолия Пашина в галерее "Хазинэ" Рәссамны күргәзмәсе ачылу уңаеннан хезмәттәшләре, халык рәссамнары Мәдияр Хаҗиев, Шамил Шәйдуллин, Г.Тукай премиясе лауераты Нәҗип Нәккаш котлады. Выставка Анатолия Пашина в галерее "Хазинэ" Рәссамның күргәзмәсе 23 июльгә кадәр эшләячәк. “Җәй – бездә күргәзмәләр өчен иң уңышлы вакыт. Чөнки Казан Кремленә бик күп туристлар килә. Галереяда аеруча җәй көне бик күп чит ил кешеләре була”, - диде “Хәзинә” милли сәнгать галереясы хезмәткәрләре. Выставка Анатолия Пашина в галерее "Хазинэ"  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев