Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең командасы Татарстанның эшләүче яшьләр лига КВН командалары арасында җиңү яулаган

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең «Мозг» командасы тәүге тапкыр Татарстанның эшләүче яшьләр лига КВН командалары арасында чемпион исеменә лаек булды. Финал уен «Ак Барс» яшьләр сараенда узды, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы. Горькийлылар финал уенда сәхнәдә югары әзерлек һәм актерлык сәләтләрен күрсәтте. Чыгышлары үзенчәлеклелеге, көндәлек мәшәкатьләргә генә түгел, ә һөнәри осталыкка да кагылышлы үткен шаярулары белән аерылып торды. Ә иң истә калганы завод сакчысының шпионны күзәтеп йөрүе хакындагы музыкаль чыгыш иде. Бу кичтә команданың залда утырган теләктәшлек белдерүчеләре дә актив булды. Алар көч биреп, коллегаларына ярдәм итеп, рухландырып торды. Шуңа да уен бер сулышта узып китте. Финалның өч бәйгесе буенча лига КВН командалары арасында «Мозг» командасы беренчелекне эләктерде. Яшел Үзән заводы генераль директоры Ренат Мистахов, яшьләрне лаеклы җиңүләре белән ихлас котлады. “Сез заводыбызның чын мәгънәсендә горурлыгы булып торасыз. Республиканың алдынгы предприятиеләре командаларын узып, беренчелеккә чыгуыбыз шатландыра. Чыгышларыгызны һәрвакытта да карарга насыйп булмый. Шуңа да Горький исемендәге мәдәни үзәктә узачак КВНны карарга киләчәкмен”, - дип вәгъдәләде. Завод яшьләренең республика күләмендә үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтә алган икән, бу күп нәрсәләр хакында сөйли. Безнең яшьләр эштә генә түгел, ә һәрьяклап сәләтле - бу җиңүләре дә моның ачык мисалы булып тора, диелә район газетасы язмасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев