Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музей Шаляпин исемендәге стипендия бәйгесен игълан итә

Бу хактагы хәбәр Татарстан Республикасы Милли музее рәсми сайтан урнаштырылган. А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музее ун елдан артык яшь һәм өметле вокалистларга стипендияләр тапшыра. Михаил Казаков, Алексей Тихомиров, Дамир Закиров, Владимир Васильев, Игорь Макаров кебек талантлы башкаручылар әлеге стипендия лауреатлары булдылар. Хәзер алар Россия һәм дөнья опера сәхнәләренең күрке. Музейның бу стипендиясе 1912 елда Ф.И.Шаляпин үзе салган традицияне дәвам итү. Бөек артист соңгы тапкыр Россиягә кайтканда Алтынчы шәһәр башлангыч училищесының иң яхшы укучысына үзенең исемле стипендиясен гамәлгә куйган була. Еллар үткәч бу традицияне Татарстан Республикасы Милли музее дәвам итә. Бүгенге көндә мәдәни тормышта музейлар гамәлгә куйган мондый стипендиянең тиңдәше юк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев