Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чүпрәленең 3 нче курс студенты махсус дәүләт стипендиясе алачак

Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында үткәргән “Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча республика “Worldskills” чемпионатында 27 һөнәри белем бирү оешмасыннан студентлар катнашты. Анда Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумы вәкиленә бәхет елмайды, дип белдерә районның “Туган як” газетасы. Ярышта 6 модуль буенча билгеләнгән биремнәрнең үтәлешен милли эксперт Руслан Нәбиев җитәкчелегендә сертификацияле экспертлар тикшерде. Катнашучыларга идарә итү системасы һәм подвеска, тормоз системасы, электр һәм электрон система, тизлек күчерү тартмасы һәм двигатель модульләре буенча имтихан тотарга туры килде. Барлык биремнәрне дә югары билгегә тапшырып, Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумының 3 нче курс студенты Ильяс Яфизов җиңү яулады. Хәзер ул Казанда үтәчәк төбәк чемпионатында республика данын яклаячак. Аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2016-2017 уку елында махсус дәүләт стипендиясе бирү каралды, диелгән хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

                                                                                                                                                                       

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев