Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген татар шагыйре Шәрәф Мөдәрриснең туган көне

Бүген 1 ноябрьдә татар шагыйре Шәрәф Мөдәрриснең туган көне. Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) 1919 елның 1 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туа. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш. Мөдәррис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә. 1937 елда ук инде «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана.

1941 елда чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы «Нарспи» поэмасы, Шекспир сонетлары оригиналдан турыдан-туры тәрҗемә ителгәннәр. Ш. Мөдәррис сугыш чоры һәм 50 нче еллар тагар поэзиясендә тирән эз калдырган шагыйрь. Аның югары әдәби зәвыкка ия булган «Тупчы Ваһап» һәм башка поэмалары, күпләгән шигырьләре киң катлам укучыларга билгеле. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәте дә югары бәягә лаек.

1942 елда ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк – Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен» газета редакциясендә хәрби мөхбир булып хезмәт итә. 1944–1945 елларда Ш. Мөдәррис бу эшен «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш. Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. «Тупчы Ваһап» (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.

Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

Әдип зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли.

Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат була.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев