Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә телдән сөйләм биреме кертеләчәк

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Ольга Васильева 2017 елдан 9 сыйныфлар тапшыручы Дәүләт йомгаклау аттестациясенә яңа бүлекчә – телдән сөйләм кертеләчәген белдерде. Бу хакта ул НТВ телеканалында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Быел без 9 сыйныфларда яңа бүлекчә – телдән сөйләм кертәбез. Әлегә бу тәҗрибә буларак кына тормышка ашырылачак. Бер елдан бөтен ил буйлап кертеләчәк. Хәзер берничә төбәк сайланды, алга таба барысында да булачак",  – дигән министр. Ул матур сөйләм проектының максаты "туган телдә сөйләшә, фикереңне матур итеп җиткерә белергә" өйрәтүдә дип саный. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы башлыгы 2017 ел ахырына мәгариф стандартларының эчтәлеген тулыландыру эшен төгәлләү ниятләнгәнен җиткергән. "Без 2017 ел ахырына мәгариф стандартларының эчтәлеген тулыландыру эшен төгәлләрбез, дип өметләнәбез. Ягъни илдәге бердәм мәгариф мәйданы турында сүз баруы турында әйтәбез", – дип аңлаткан Ольга Васильева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев