Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

9 май көнне сәгать 15:00 “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Үлемсез полк” бөтенроссия акциясе башланачак

Бессмертный полкҖиңү көненә багышланган "Үлемсез полк" бөтенроссия акцияләрендә якынча 62 меңләп татарстанлы һәм 20 меңләп казанлы катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева җиткерде. Аның сүзләренчә, колонналарны 14:00 сәгатьтә тәртипкә сала башлаячаклар. Халыкны Солтан-Галиев мәйданына иминлек хезмәткәрләре тикшереп кертәчәк. Йөреш “Казан” милли-мәдәни үзәге мәйданыннан башланып, Ирек Мәйданы аша Пушкин урамы буйлап узачак, аннан колонналар Лобачевский, Кремль, Чернышевский урамнары аша узып, 16:15 сәгатьтә 1 Май мәйданында шигъри митинг һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән төгәлләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев