9 декабрь: вакыйгалар һәм шәхесләр

9 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 1953 елда “Азатлык радиосы”ның татар һәм башкорт телләрендәге беренче тапшыруы чыга. 1987 елда Казанда халыкта “Бегемот” буларак билгеле элекке Сәүдә йорты яна. Бу вакыйга халыкта зур шау-шу уята, чөнки бу янгын ТАССРның берләшкән Дәүләт музеена (хәзер ул Татарстан Республикасының Милли музее) куркыныч тудырган була. Янгын бинаның ике дистәдән артык шәхси оешма урнашкан башка ягында була. Казан циркының яңа бина ачылу тантанасы 1967 елның 9 декабрендә үтә. Бу хәзерге заман цирк техникасы белән җиһазландырылган уникаль оешма архитектор Г.М. Пичуев, инженерлар О.И. Берим һәм С.Ю. Брудный проекты буенча төзелә. Цирк бинасы ике бер-берсенә тыгыз тоташкан гаять зур кәсә-кабырчыкны хәтерләтә. Бинаның оригиналь үзенчәлеге – монолит тимер-бетон конус тышчаның эчке терәкләрсез торуында. Казан циркы бинасын төзү дөньякүләм вакыйгага әйләнә. Совет һәм чит ил матбугат чаралары аның турында мәкаләләр язып чыгаралар, фотографияләрен бастыралар, ә бинаны төзүчеләргә мактаулы исемнәр бирелә. Россиядә: 9 декабрь - Ватан каһарманнары көне. 9 нчы декабрь Ватан каһарманнары көне яки Георгий кавалеры көне буларак билгеле. Әлеге көнне бөтен Россия буенча билгеләп үтәләр. «День Героев Отечества» көне Россия Федерациясе Дәүләт думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварыннан бирле рәсми рәвештә билгеләнә. Россия Президенты В.В. Путин 2007 елның 28 февралендә әлеге карарга имзасын куя. Истәлекле көнне кабул итү турындагы канунның аңлатма язуында: «Каһарман ата-бабаларны искә алу өчен генә түгел, Советлар берлеге Каһарманнарын, Русия Федерациясе Каһарманнарын, Дан ордены кавалерларын, Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләү өчен дә кабул ителә. Җәмгыятьтә Ватанга хезмәт итү идеалын булдыру максатында кертелә»,- дип язылган. Дөньяда: 1968 елның 9 декабрендә Америка инженер-уйлап табучысы Дуглас Энгельбарт меңләгән белгеч-компьютерчыга Сан-Францисконың Стэнфорд тикшеренү институтындагы төркеменең эш нәтиҗәсе – компьютер тычканын тәкъдим итә. Бу көнне икенче төрле “компьютер тычканының туган көне” дип тә атыйлар. 2004 елдан башлап Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. 2003 елда бу көнне Мексиканың Мерида шәһәрендә үткән югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә БМОның коррупциягә каршы Конвенциясенә кул куелды. (БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителде). Бу халыкара килешү коррупцияне кисәтә, гаеплеләргә җәза билгели һәм бу гамәлгә каршы халыкара көрәш хезмәттәшлеген тәэмин итә. Конвенция тулы куәтенә 2005 елның декабрендә эшли башлады һәм аны 173 дәүләт имзалады. Россия конвенцияне 2006 елның мартында ратификацияләде.

Туган көннәр:

Нәҗибә Әминева – татар шагыйрәсе. Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина Башкортстанның Кушнаренко районының Әхмәт исемле татар авылында туып үсә, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетына укырга керә һәм филология факультетында белем ала. Университетта укыган елларында ук Нәҗибә Әминева әдәби иҗат белән ныклы шөгыльләнә башлый. Авылга кайтып мәктәптә укыта башлагач та, үзе дә күп яза һәм мәктәптә төрле сыйныфлардагы укучыларның әдәби түгәрәген җитәкли. Укучылар Нәҗибә Әминеваның «Иртә», «Бәсле тәлгәшләр», «Йөрәккә уйлар уела» дип исемләнгән шигъри җынтыкларын яратып кабул итте. Шулай ук аның 65 яшьлек юбилее уңаеннан Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында Нәҗибә Әминеваның «Гомер дигән мизгелдә» исемле чираттагы китабы басылып чыкты. Идият Мокыйм улы Әширов — татар шагыйре. Ул 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы зур гаиләдә туа. Идият Әширов — шигърияткә гашыйк кеше, гомере буе шигырь яза, Барда районында чыгып килгән төбәк газетасы «Таң»ның ул күптәнге даими авторы. Аның шигырьләре шулай ук «Ислам нуры» (Чаллы), «Халык чишмәсе» (Пермь), «Яшьлек» (Башкортстан), «Мәдәни җомга» (Казан) газеталарында еш басыла. 1999 елда Барда газета-журнал нәшрияты шагыйрьнең «Гомер юллары», 2005 елда «Әманәт» дип исемләнгән сайланма шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. 2002 елда дөнья күргән Чулман буе әдипләре иҗаты җыентыгы «Моңнар туа күңелләрдә» дигән китапка да аның ике дистәгә якын шигыре урнаштырылган. Идият Әширов — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Хәсән Туфан (1900 елның 9 декабре - 1981 елның 10 июне) – татар шагыйре.   Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып туа. 1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли. Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба. «Кызыл Татарстан» газетасында Xәсән Туфанның беренче шигыре басылгач, кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Хәсән Туфанны 1940 елда гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Аны "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр. Җитмешенче елларда аның поэзиясе яңа югарылыкка күтәрелә. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый. 1966 елда Хәсән Туфанга "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелә. 1981 елның 10 июнендә шагыйрь вафат була. Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: