Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

8нче декабрь: вакыйгалар һәм шәхесләр

8 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 1991 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Югары Советы Президиумы Татарстан Республикасы Конституциясенең яңа проектын бөтенхалык тикшерүенә тәкъдим итүе турында карар чыгара. Ул декабрь ае ахырында татар һәм рус телләрендә басыла. 2008 елда Президент карары белән Казан шәһәре килеп чыгуы, нигезләү вакыты, аның тарихи-мәдәни мираснының үсү этаплары барлап язылган хезмәтләр циклы өчен Р. С. Хәкимов, А. Г. Мөхәммәдиев, Н.Г.Нәбиуллин, Р.Р.Салихов, А. Г. Ситдыйков, Р. Р. Хәйретдинов Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясенә лаек булды. ТР Дәүләт премияләрен тапшыру 2008 елның 16 декабрендә узды. Россиядә: 1740 елда императрица Елизавета Петровна бюрократияне гаепләп, аны киметү турында боерык чыгара. Әмма императрицага кадәр булган шундый ук башка әмерләр кебек бу документ та зур көчкә ия булмый. 1941 елның 5 декабрендә Калинин фронты (генерал-полковник И. С. Конев), ә 6 декабрьдә Көнбатыш (армия генералы Г. К. Жуков) һәм уң канат көньяк-көнбатыш фронтлары (маршал С. К. Тимошенко) Гитлер армиясенә каршы һөҗүмгә күтәрелә. 8 декабрьдә вермахтның гаскәр башлыгы А. Гитлер 39 номерлы директивага кул куя. Шуның нигезендә совет-герман фронтында Германия армиясе оборонага күчә. 1991 елда Беловежская Пущадагы Вискули утарында Россия, Украина һәм Белоруссия җитәкчеләре Борис Ельцин, Леонид Кравчук һәм Станислав Шушкевич очрашып,   “Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеген (БДБ) булдыру турында килешүләр"не имзалый. Аның рәсми булмаган атамасы - Беловеж килешүе. Бу документ буенча Советлар Союзы “халыкара хокук һәм геосәяси мәгънәдә бердәмлек булудан туктый” дип таныла. Дөньяда: 1941 елның 8 декабрендә Польшада гитлерчылар тарафыннан яһүдләрне үтерү өчен беренче тапкыр агулы газ кулланыла. 1972 елда Чикагода Boeing 737 фаҗигасендә 45 кеше вафат була. Бу Boeing 737нең иң беренче һәлакәте. 2005 елда Кытайда Цзитун тимер юлында илдә калган соңгы паровоз сүндерелә. Пассажирлар паровозы 2005 елның 7 декарендә тимер юлдан соңгы тапкыр үтә.

Туган көннәр:

Наил Мөхәммәдьяров – Олимпия уеннарында икенче урын алган штангачы, СССРның атказанган спортчысы. Фән кандидаты. Наил Нариман улы Мөхәммәдьяров 1962 елны, Ташкент өлкәсенең Ленинск шәһәрендә Кырымнан сөрелгән Идел буе татарлары гаиләсендә дөньяга килгән. Көньяк Кореяда Наил Мөхәммәдьяров Польшадан Завада һәм Пиотровски белән тартышып, икенче урынга чыга. Бу казанышы өчен Мөхәммәдьяровка СССР атказанган спортчысы билгесе белән медаль бирелә. 1991 елда ул соңгы СССР халыклары спартакиадасында 415 кг күрсәткеч белән җиңү яулый. Барселонада узачак Олимпия уеннарына әзерләнергә Наил Мөхәммәдьяров Симферопольгә күчеп килә. Гаиләсенең матди хәле яхшыргач, Кырым инженер-педагогика институтына укытырга урнаша, бераздан физик тәрбия кафедрасын җитәкли башлый. Кандидатлык хезмәтен яклый. 2002 елдан Кырымдагы Идел буе татарлары берләшмәсе “Идел-Урал”да рәисе урынбасары. Әхсән Баян Әхсән Баян (тулы исеме Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) - татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре. Әхсән Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туган. Аның нәсел шәҗәрәсе борынгы татар морзалары һәм дин әһелләре токымына барып тоташкан. Әхсән Баянов шигырьләре республика матбугатында 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда «Диңгез шавы» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул шигъри әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Аның күп санлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырләре, балладалары, «Яшел мәйдан» (1957), «Диңгез шавы» (1958), «Мират»(1959), «Сез аңларсыз мине» (1963), «Сәяхәтнәмә» (1969), «Һәйкәл» (1970) «Кышкы чәчәкләр» (1974) кебек поэмалары бүгенге татар поэзиясе хәзинәсендә лаеклы урын алып торалар. Әхсән Баян проза һәм драматургия жанрларында да эшли. Cугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Яшьлегемне эзлим» (1966), «Дүрт монолог» (1968), «Тау ягы повесте» (1972), «Төлке тоту кыен түгел» (1975), «Тавыш – табигать бүләге» (1977), «Аязучан болытлы һава» (1978), «Аргы яр» (1979) повестьлары һәм «Ут һәм су» (1971), «Таш китап» (1981) романнарын яза. Әхсән Баян 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Шулай ук озак еллар «Казан утлары» журналы һәм «Идел» альманахы редколлегияләренең әгъзасы була. Әхсән Баян 2013 елның 8 маенда Татарстанның Кама Тамагы районында Җәмәки авылында җирләнгән. Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев