"Кайда гына тусак та, бит-йөзебез нинди булса да бездә бер кан – татар каны ага. Бары тик бердәм булып кына татар үз киләчәген үзе төзи алыр" – кытай татарлары

Кытайда туып-үсеп, хәзер Татарстанда яшәүче, Казан федераль (Идел буе) университетында укыган татар яшьләре “Татар-информ” журналистына Россия белән Татарстан һәм сөйләмдәге аермалыклар, гомумән, заманча дөньяда ана телен саклау турында фикерләре белән уртаклашты.

"Күп кеше үз телендә сөйләшергә ояла кебек"

“Татарстанны Кытай татарлары бик нык хөрмәт итә”, – ди КФУда белем алучы Исмеагзам Ильясы.

“Минем бабаларым Татарстаннан киткән. Алтынчы буын бабама кадәр исемнәрен яттан беләм. Аны үзеңнең тамырыңа хөрмәт дип саныйм. Бездә татар кешеләре аз, шуңа бер-беребез белән күрешкәндә генә татарча сөйләшәбез. Казанга килгәч монда татарча белүчеләр күп булыр дип уйладым, һәм уйлаганнарым чын булды. Монда йөргәндә мин гел бабаларым кайда йөрде икән, кайда яшәде икән дип уйлыйм. Борынгы биналар күрсәм дә монда яшәмәделәрме икән дим.

Без монда бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Бездә шундый гадәт бар: әгәр дә читтә якташыңны очратсаң, син инде аны туганың кебек якын күрәсең. Без 50 дән артык студент, гадәттә, туган көннәрдә җыелышып бер-беребезнең хәлен белеп, киңәшләр биреп яшибез”, – дип сөйли Исмеагзам Ильясы.

Ул КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемен йөрткән Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә укый. Казанга килгәч, Россиядә татарларның үз телендә сөйләшмәвенә бик гаҗәпләнгән: “Күп кеше үз телендә сөйләшергә ояла кебек. Мин башта Татарстанга килгәндә русча белми идем, татар кибетчеләре дә урысча эндәшә, татарча сөйләшә башлагач кына үз телемдә әйтәләр. Бер кеше сөйләшеп китсә икенчесе дә шулай ияреп кушылып сөйләшеп китә. Яман гадәткә өйрәнәсе җиңел булган кебек, яхшысына да иярергә җиңел”, – ди егет.

Исмеагзам саф татарча сөйләшә. Үзе әйтүенчә, русча начар белү сәбәпле рус сүзләрен кушмый сөйләшә. Россияда аны реклама мәсьәләсе дә борчый, аның фикеренчә, исерткеч эчемлекләр, тәмәке, шәрә хатын-кызлар ачыктан-ачык рекламалана. “Бу хәл балаларның, яшьләрнең психикасына начар тәэсир итә һәм турыдан-туры Россия менталитеты белән бәйләнгәндер. Миңа бу ошамады, бездә андый хәл юк!” – дип басым ясап әйтә Исмеагзам.

“Казан шундый матур, гүзәл кала”

Фатих Казанга әтисе киңәше буенча килгән. Ул Татарстанга чыгып китү тарихы шактый маҗаралы булуы хакында сөйләде “Мәктәптә укыганда мин Казан турында бернәрсә дә белми идем, – дип сөйли ул. – Аннан миңа әтием Казанга студентлар алалар икән, диде. Укудан чыктым да татар телен өйрәнә башладым. Башта кытай телендә, казах телендә генә сөйләшә идем, кызыксынуым артты. Интернеттан Казанны, университетны карый башладым. Иртәгә Казанга китәсең дигән көндә генә әтинең әтисе җибәрмәскә булды. Казан университеты юк икән, студентларның акчасын алыр өчен генә чакыралар икән, диде. Әтием кушмады һәм мин бармадым.

Иптәшләрем китеп көн дә университетның, Казан урамнарының фотоларын җибәрә башлады. Кайбер көннәрне өйдә ялгыз яткач, нигә китмәдем икән дигән уйлар туды. Бер ел буе авылда әти-әниемә булыштым. Бер көнне, зур кешеләр шалтыратып, тагын укырга чакырдылар. Туганнарыма әйттем, алар риза булдылар.

Монда килгәч минем бөтен тормышым үзгәрде: татарларны күрдем, татар телендә сөйләштем. Россия белән Кытай арасында аермалар күп икәнен күрдем. Безнең Кытайда кешеләр бик күп. Мин шәһәрне яратмыйм, авылда әйбәт. Ә монда – шундый матур кала, гүзәл кала. Факультетлар сайлар вакыт җиткәч, мин үз телемне өйрәнер өчен татар филологиясен сайладым. Монда татар тарихын өйрәтәләр, татар телендә лекцияләр укыйлар, мин канәгать”.

“Казан татарлары кебек мөмкинлегебез булса, күптән шагыйрь булыр идек”

Кытайдан кабул ителгән шәкертләрне Казан федераль университетында гына түгел, башка уку йортларында да очратырга мөмкин. Мәсәлән, Сайфхан Бикчәнтәев данлыклы Казан авиация институтында белем ала.

“Бүтән илгә күченгәч, телнең чит булуы ят әйбер. Тормыш та бүтән, кешесе дә”, – ди Сайфхан. Аның фикеренчә, Казан татарлары үзләренең мөмкинчелекләрен тиешле дәрәҗәдә кулланмый. “Кытайдагы татарларның мондагы татарлар кебек телне өйрәнү мөмкинчелеге булса, алар инде күптән шагыйрь булган булыр иде”, – ди ул.

Дөньяда татарлар 7 миллионга якын исәпләнсә дә аларның Россиядә 5 миллионнан артыгы яши.

"Бит-йөзебез нинди генә булса да, бездә бер кан - татар каны ага"

Кытай Халык Республикасында биш меңләп татар исәпләнә. Кытайда яшәүче татарлар бигрәк тә Голҗа, Өремче, Чүгүчәк, Алтай шәһәрләрен күпләп яши. Алар, бер-берсе белән тыгыз аралашып, Сабан туйлары оештырып, якшәмбе татар мәктәпләре ачып һәм башка ысуллар белән ана телен саклап калырга омтыла.

Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән Кытайдагы татарларга республика уку йортларында уку мөмкинлеге тудырылды. 2008 елдан башлап дистәләгән студент Татарстан уку йортларына укырга керә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: