Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремленың "Хәзинә" галереясында нагайбәкләргә багышланган кичә узачак

Бүген, ягъни 19 октябрь көнне, сәгать кичке 5тә республика керәшен иҗтимагый оешмасы Казан Кремленың “Хәзинә” галереясындагы күргәзмә залында нагайбәкләргә багышланган кичә уздыра. Чарага җәмәгать эшлеклеләре, тарих, сәнгать белгечләре, фольклор ансамбльләр һәм яшьләр чакырулы. Кичәгә теләге булган бар кеше килә ала, дип чакыра “Туганайлар” керәшен мәдәни-агарту газетасы.

Сентябрь аенда “Хәзинә”дә тантаналы рәвештә ачылган “Көньяк Урал нагайбәкләренең традицион мәдәнияте” дип исемләнгән күргәзмәдә Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл һәм Нагайбак районнарында яшәүче карендәшләребез тарихына, мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган борынгы экспонатлар, элеккеге фотографияләр, кызыклы мәгълүматлар күрсәтелгән. 5 ноябрьгә кадәр эшләячәк әлеге күргәзмә казанлылар арасында популяр.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев