Балага исем кушу колакка азан әйтү белән генә чикләнми
Газеталарының берсенә интервью биргән татар кешесенең оныгына ят исем куштыруы турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур бәхәс тудыруга сәбәпче булды. "Оныгыбыз туды. Мулла чакыртып, аңа Оливия дип исем куштырдык", - дигән хәбәргә карата фикерләрен журналистлар, укытучылар һәм дин әһелләре дә калдырган.
“Хәзрәтләр еш кына әллә нинди исемнәр кушарга сорыйлар дип зарлана. Аңлата башласаң да без гаепле, кушмасак та. Берәр матур татар исеме тәкъдим итәбез, ошамый диләр... Хәзер икешәр исемле балалар да бар икән. Мулла кушканы бер, ата-анасы туу таныклыгына яздырганы бер. Гаҗәп тормышта яшибез,” – дип яза бер кулланучы.
“Урыс исеме кушарга ярый, мәгьнәсез яки начар мәгьнәлеләрне ярамый. Мөселман исеме - гарәп исемнәре белән генә чикләнми...”, – ди икенче кулланучы.
“Кешегә ярарга тырышалар. Татар кызлары урыска кияүгә чыканда никах укыганны, балага урыс исемен кушу алар өчен “чипуха”, – дип язучы да бар.
“Мин Карина, Афродита, Рәзил исемнәрен кушарга ярамаганын башта аңлатып карыйм, риза булмасалар, кушмыйча чыгып китәм,” – дип яза бер кулланучы.
“Теләсә ниди исем кушуга мөмкинлек булырга тиеш,” – дигән фикер дә әйтүче бар.
Бу мәсьәләләргә аңлатма бирүне сорап “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать итте.
Рөстәм хәзрәт имамның мәгънәсез исем кушмыйм дип әйтергә хокукы булуын әйтте. “Имамнарны динебезгә туры килми торган исемнәр кушмаска өйрәтәбез, алар үз чиратында кушмаска тырыша. Ләкин бездә шундый мәсьәлә бар бит: имамга килгәнче әти-әниләр инде таныклыкны алган була. Анда инде Адольф, Лиана кебек әллә нинди исемнәр язылган була. Мулла үгетләп караса да, әти-әнисе баланы шул исем белән йөртә".
"Лиана" исеме кушканчы, "Ак каен", "Имән" кушсак, әйбәтрәк
"Балага исем кушар алдыннан, яшь әти-әниләр никах укыган, яки үзләре йөри торган мәчет имамнары белән сөйләшсеннәр иде. Мәсәлән, Лиана – бездә бик таралган исем. Ләкин лиана агачы бездә үсми бит, ул джунглиларда. Бездә ак каен, имән агачлары үсә. Бу очракта “Ак каен”, “Имән” кушсак, әйбәтрәк була дип әйтәм. Шулай дигәч, әти-әни үпкәли, ә үз кыз балаларына шундый үлән атамасы сайлаганнар”, - ди Рөстәм хәзрәт.
Исем кушу колакка азан әйтү белән генә чикләнми
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин муллаларны алдау очраклары булуын да билгеләп үтте. “Кайвакыт, таныклыкны күрсәтмичә, балага Әминә кушабыз дип әйтәләр. Ә чынлыкта таныклыкта берәр Элеонора кебек исем язылган була. Әти-әниләр уйлап эш итсеннәр иде. Мондый эшнең бернинди мәгънәсе юк, бу үз-үзеңне алдау гына”, – ди хәзрәт.
“Мәчеткә исем алыштырырга әбиләр дә килә. Без аңлатырга тырышабыз: исем алыштыру колакка мулла азан әйтә дә, бетте дигән сүз түгел. Ягъни бөтен туганнарың, дусларың сине шул яңа исем белән йөртергә тиеш”.
Шул җирлектә яшибез икән, татар исемнәре кушарга кирәк
“Дин ягыннан карасак, әйбер, хайван исемнәрен кушу бик дөрес түгел, – дип белдерде Рөстәм хәзрәт. – Кайбер милләтләрдә исеме начар булса, күз тими дигән нәрсәләр бар. Болар берсе дә дөрес түгел, исемнәр матур булырга тиеш. Шул исем белән аны гомер буе йөртерләр һәм ул исем дога булып саналыр.
Катнаш гаиләләрдә күбрәк теге якка да, бу якка да яраган уртача исемнәр сайлыйлар. Имамнар аларга шул Руслан, Ленар кебек исемнәр кушып җибәрә. Әлбәттә, татар милләтендә булып, урыс исемнәрен кушу бик дөрес түгел”.
“Без аңларга тиеш: шушы сабый бала үскәч ир-ат, хатын-кыз булыр, олыгайгач әби, бабай булыр. Совет чорында Клара исеме бик таралган иде, хәзер алар әбиләр бит инде. Аңа Клара әби дип дәшәләр. Үзебезнең чын милли исемнәр яшь балага да, олы яшьтәге әбигә дә туры килә.”
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев