Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстан китап нәшрияты ветераннарын хөрмәтләделәр

3 октябрь көнне ветеран нәшриятчыларны хөрмәтләделәр. Казанның Бауман урамында урнашкан бай тарихлы элеккеге Матбугат йортында Татарстан китап нәшрияты ветераннары очрашты. «Ногай» кунакханә комплексының «Г.Тукай» конференция залына чәчләренә чал кунган нәшриятчыларыбыз килде. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин залга җыелган кунакларны кайнар сәламләгәннән соң, үзенең әлеге бинага баскан тәүге адымнарын искә төшереп узды.

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чарада директор юбиляр ветераннарны аерым котлады, нәшрият исеменнән аларга акчалата бүләк  тапшырды. Бик күп китаплар редакторы, тәрҗемәче Люция ханым Гыйззәтуллинаны татар дөньясында белмәүчеләр сирәктер. Татарстан китап нәшриятына эшкә ул 1976 елны килгән була. Башта корректор булып эшли, ә аннары аңа редактор вазыйфасын ышанып тапшыралар, Мәгариф нәшриятында көч куя. - Кырык елга якын бер җирдә, бер өлкәдә хезмәт иттем. Заманында Матбугат йорты тарихы турында китап эшләгән идек. «Матбугат йорты – гомер китабы» дигән басма иде ул. Шундагы истәлекләр белән танышканнан соң, бинабызның нинди легендар икәнен аңларга мөмкин. Монда бит гомер бакый танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар иҗат итте.  Мин килгәндә биредә язучылар, тәрҗемәчеләр эшли иде. Шулар рухында корректордан редактор, тәрҗемәче дәрәҗәсенә күтәрелдем, иҗатка тартылдым. Монда эшләвемне язмыш бүләге, дип атар идем. Лаеклы ялга киткән чагымда да: яратып эшләдем, яратып китәм, дигән идем, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Люция Гыйззәтуллина.

Китап нәшрияты моңарчы да ветераннарны онытмый торган иде. Ә яңартылган Матбугат йортында алар белән бу тәүге очрашу булды. Ветеран абый-апалар гүзәл яшьлекләре узган бинага бик шатланып килгән. Араларында ремонттан соңгы бинаны беренче тапкыр күрүчеләр дә бар икән. Озак еллар нәшриятның машина йөртүчесе булып эшләгән Мәйрун Билалов «Ногай» кунакханәсе бик уңышлы килеп чыккан, дип саный. «Биредәге матурлыкны күреп шаккаттым. Күп нәрсә үзгәртелгән булса да, баскычлары үзебезнеке калган. Бүлмәләрне карап йөрдем, аларны да хәтерлим. Иң мөһиме бинаны саклап калганнар, рәхмәт җитәкчеләргә», – ди Мәйрун ага. Җыр, моң, шигърият белән үрелеп барган очрашу кичәсендә зур экран аша видеокүргәзмә дә тәкъдим ителде. Видеокүргәзмәдә нәшриятның үткәне, тарихы чагылдырылды. Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрьләребез дә ветераннарны котлады. Газинур Морат, Ленар Шәех, Рифат Сәлах үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды. Очрашуга танылган рәссам Рушан Шәмсетдинов килгән. «Интертат.ру» укучыларына нәшриятта эшләгән еллары хакында бәян итеп узды ул.

Өлкәннәр көненә нисбәтләп оештырылган бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте. Җанлы, җылы, эчкерсез очрашу вакытында һәркемнең кузләрендә шатлык чалымнары сизелде. Озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән коллегалар бер-берләре белән очрашуны шатланып кабул итте. Озак күрешми торган ахирәтләр өчен дә менә дигән форсат булды. Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге белдергәнчә, мондый проектлар алдагы елларда да дәвам иттереләчәк.

Чыганак: http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев