Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан лидерлардан калыша

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү дәвам итә. Финалга чыккан ун шәһәр арасыннан Казан өченче урында бара.

Твоя-россия.рф сайты аша тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ике генә шәһәр җиңүче дип игълан ителәчәк. Әлегә Казан лидерлардан шактый калыша.

Беренче урында ышанычлы рәвештә Сочи бара. Соңгы мәгълүматларга караганда, әлеге шәһәр символлары өчен 329 851 тавыш бирелгән. Икенче урында баручы Ерак Көнчыгыш 327 511 тавыш җыйган. Казан символлары өчен 316 672 тавыш бирелгән.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев