Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

60 ел узгач кына әтиләренең Советлар Союзы Герое икәнен танырга туры килә...

Ел саен бу дәһшәтле яуның берәр ягы ачыла бара. Ә Казанда яшәүче Зиннәтуллиннар өчен исә Бөек Җиңүнең 60 еллыгы көтелмәгән борылыш ала: әтиләре – Әсхәт Зиннәтуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. Дөресрәге, бүләкләү кәгазе 1945 елда ук тутырылган. Әмма ветеранга исән чагында бу исемне йөртергә насыйп булмый.

“Коры кеше иде: тишек мичкәгә су ташытты”

Әсхәт Зиннәтуллин тумышы белән Арча районы Носы авылыннан. Белеме буенча укытучы. Сугышка кадәр үк Арча педагогия училищесын тәмамлаган, балаларга рус теле укыткан. Сугыштан соң исә физкультура, хәрби эшләр фәннәреннән белем биргән. Авырый башлагач, балалар янында эшләүдән кыенсынган булса кирәк, тракторист-машинист һөнәрен үзләштереп, тимер атка утырган. Герой Советского Союза Асхат Зинатуллин –Әти сугышка 1942 елның маенда киткән, – ди улы Алнур абый. –Сугышка алынганда аңа 20 яшь булган. Ул  үз сүзен сүз итә торган, көчле, туры, коры, тимер холыклы кеше иде. Укчы рота командиры булып хезмәт иткән, капитан дәрәҗәсенә ирешкән. Сугыштан 1946 елда әйләнеп кайту бәхете тия аңа. Тик нык контузия ала. Яшь солдат Фәрбизә исемле укытучы кыз белән тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы өч малай, бер кызга гомер бирәләр. –Әни гомер буе укытучы булып эшләде. Соңрак исә аны авыл советы башлыгы итеп куйдылар. Кызганыч, икесе дә юк инде, – дип күз яшьләре аша искә алды Алнур абый. Әсхәт Зиннәтуллин сугыштан күпсанлы медальләр белән кайта. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Шулай ук ул Александр Невский ордены кавалеры да. Ә менә Советлар Союзы Герое орденын тагу исән чагында насыйп булмый. –Әти-әниләр Казанда яшәсә дә, миңа күбрәк бабай тәрбиясе эләкте, каникулларны авылда уздырдым, – ди оныгы Эльбрус. –Иртәнге 8дә бабай “Маяк” радиосын көйли. Аның тавышы бөтен өйгә тарала. Билгеле, мин дә уянам. “Әй улым, тордыңмыни?” - ди. Шуннан китә инде... Бабай миңа көн буена җитәрлек эш планы төзеп куйган була. Бер вакыйга бик каты исемдә калган. Бервакыт миңа су ташытты. Ташыйм-ташыйм, мичкә һаман тулмый. Баксаң, ул аны тишеп куйган икән... Бабай сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Әмма аның “Мин бит герой” дип ачынганы истә. Мин инде моңа артык әһәмият бирмәдем. Сугышта катнашкан кеше герой була инде, шуны сөйлидер дип уйладым.

“Егет кебек чагында вафат булды”

Алнур абый әтисенең сугышчан юлын аз хәтерли. Хәер, аннан кайткан кеше моны кабат искә алырга да яратмый бит. Ул аның Польшада булуын белә. Шунда аңа бер поляк кызы гашыйк була. Хәтта егет киткәнгә елап та кала. Икенче бер күрәзәче аңа бөти язып бирә. “Шуны үзеңнән калдырма, ул сине сугыштан исән-сау алып кайтыр”, – ди. Герой Советского Союза Асхат Зинатуллин –Фронт юлын үткән кеше тартмый түзә алмыйдыр ул, – ди Эльбрус. –Бабай күп тарта иде. Салгалады да. Мин аңа охшап, туры сүзле булганмын. Икенче сыйныфта укыганда: “Бабай, син мине үзең күп өйрәтәсең, әмма үзеңдә бит аракы эчмәслек тә ихтыяр көче юк”, – дидем. Шуннан соң өч ел буе тәмәкәне дә, хәмерне дә авызына алмады. Сугыш ветераны гомеренең соңгы елларында бронхиттан интегә. Шул авыруы алып китә дә үзен. 67 яшь кенә була әле. Әсхәт Зиннәтуллин балаларына һәм оныкларына: “Мине гел искә алырсыз әле” дип әйтә торган була. Чыннан да, аны искә алмаган көн юк ди Эльбрус. Ә 2015 елдан исә аның исеме яңа яңгыраш ала.

“Герой таныклыгын үзе дә эзләде”

–“KZN” телеканалы бабайга бирелгән бүләкләнү кәгазенең эзенә төшкән. Алар архивларда актарынган һәм бирелми калган Герой таныклыклары тапкан. Көннәрдән бер көнне әтигә шалтыраттылар. Бу – безнең өчен көтелмәгән хәл булды, – ди оныгы. Эш шунда, Әсхәт бабай әле хәлле чагында үзе дә Мәскәү военкоматларына барып, документларын юллап йөргән. Чөнки Герой исеме бирелү хәбәре аның колагына кергән булган. Хәтта полк командиры аның кулын да кысып котлаган. Тик командир алышканмы, башка сәбәпме, бу эш шулай ярты юлда өзелеп калган. Аннан соң да әле ул кул кушырып утырмаган. Үзе турында берничә журналистка сөйләгән.  Язмалар да басылган. Шулай итеп ул әлеге газеталарны Татарстан һәм Россия хәрби комиссариатларына барып җитәр, боз урыныннан кузгалыр дип көткән. Шул өмет белән яшәгән. Герой Советского Союза Асхат Зинатуллин –Ул заманда алай документлар эзләтү гадәте юк иде бит. Әти исән чагында архивларга “запрос”лар җибәрсәк, үзебез әзрәк эзләнсәк, комачауламас иде, билгеле. Бәлки, әти үзенә чыннан да Герой исеме бирелүен белеп китәр иде, – ди Алнур абый күз яшьләре аша.

Чын герой!

Зиннәтуллиннарга сугыш бетеп, 60 ел узгач кына әтиләренең чын Советлар Союзы Герое икәнен танырга туры килә. Әлеге таныклыкны аларга 2015 елның 9 маенда Кремльдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында тапшыралар. Бүләкләү кәгазе инде саргаеп беткән. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителү кәгазе Әсхәт Зиннәтуллинга 1945 елның 15 маенда бирелгән. Анда мондый сүзләр бар: “Иптәш Зиннәтуллин А.З., 1945 елның 18-22 апрель көннәрендә, Одер елгасы аша чыкканда зур кыюлык һәм сугышчан идарә күрсәтте. Каршы якның көчле ут көлтәсенә карамастан, ул үзенең шәхси куркусызлык үрнәге белән, иптәшләрен һөҗүмгә өндәде. Иптәш Зиннәтуллин кыл өстендә калган гомере белән санлашмыйча, сазда бата башлаган солдатларны, матди байлыкларны елга аша көймә белән чыгара. Соңрак атакага күтәрелгән дошманнарга каршы көрәшне үз өстенә ала. Үзенең кыюлыгы белән иптәшләрен һөҗүмгә күтәрә һәм авылга килеп кергән дошманнарны чигенергә мәҗбүр итә. Иң алгы сафта курку белмәс командир барын белү совет солдатларына сугышчан дәрт өсти, алар икеләтелгән көч белән дошманны тар-мар итәләр. Әлеге сугышта командир Зиннәтуллин җитәкчелегендәге рота 110 немец, 4 пулемет, бер танкларга каршы торучы пушканы юк итә. Сугышта күрсәткән батырлык һәм тәвәккәллеге өчен иптәш Зиннәтуллин А. З  “Советлар Союзы Герое” исеме бирелүгә лаек.” Бүләкләнү кәгазенең һәр юлы тутырылган. Тик “Даими яшәү урыны һәм гаиләсе” дигән графа буш. Әлеге мәртәбәле исемнең озак еллар бирелмичә, архивта тузан сулап ятуына шул да гаепле булырга мөгаен. Герой Советского Союза Асхат Зинатуллин Зиннәтуллиннар гаиләсе әлеге истәлекле кәгазьне махсус кыса эчендә, өйнең иң күренекле урынында саклый. Соң булса да уң булсын, алар әтиләренең Советлар Союзы Герое икәнен белеп яши хәзер. Мәрхүм ветеран үзе дә төшләренә гел риза булып, үзенең герой икәнлеген сиздереп керә икән.
Чулпан Шакирова. Николай Александров фотолары,
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев