Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

6 май Тинчурин театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле үтәчәк.

6 май 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле үтәчәк. Чарага Казан шәһәреннән һәм Республикабыз районнарыннан 300 дән артык ветеран чакырылган. Алар өчен, Шамил Фәрхетдинов әсәсре «Алтын көз» спектакле күрсәтеләчәк.

Спектакль турында:

Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала.

Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта, карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әйләнә.

Нечкә юмор, традицион халык лирикасы, иң мөһиме күңел күтәренкелеге һәм яшьлек дәрте белән сугарылган әлеге “Алтын көз” спектакле, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев