6 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган?

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1921 елның 6 декабрендә күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була.

Галимҗан Баруди гомере буе Шәрык халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була. Дүрт меңнән артык берәмлекне эченә алган бу китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алынып, хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.

Россиядә:

1240 елның 6 декабрендә Батый хан гаскәре камалыштагы Киевны ала.

Батый хан Тын океаннан Атлантикага кадәр сузылган империя булдыру турында хыяллана. 1239 елда Батыйның елга якын сузылган көнбатыш походы башлана. Кайбер чыганакларда Киевны камау 5 сентябрьдән 19 ноябрьгә (башка мәгълүмат буенча 6 декабрьгә) кадәр дәвам иткән. Киев 9 көн эчендә яулап алынган дигән караш та бар.

1711 елда җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Александр Данилович Меншиков хөрмәтенә Петр I тарафыннан Петербургта беренче тапкыр фейерверк атыла.

1917 елда Россия империясенә 108 ел кергән Финляндия үзенең бәйсезлеге һәм республика булуы турында игълан итә.

1929 елда СССР НКВДсы “Яшерен” грифы белән №118 карарын кабул итә: "Чаң кагу бөтенләй тыела; чиркәү чаңнары алынырга һәм дәүләт учрежденияләренә тапшырылырга тиеш. Алар тормыш кирәк-яракларына тотылачак".

Дөньяда:

1926 елда Италия сәясәтчесе, диктатор Бенито Муссолини илдәге буйдак егетләргә салым кертә.

Туган көннәр:

Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев (1855, Уфа губернасы – 1933, Ташкент) – атаклы тюрколог, этнограф һәм фольклорчы, профессор.

Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев 1855 елда татар морзалары гаиләсендә дөньяга килә.

Урта Азиядә гади тәрҗемәче булып эшләгән Әбүбәкер Диваев Төркистан төбәген аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шунда яшәүче үзбәкләр, татарлар, каракалпаклар, казакълар, кыргызларның тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Шулай ук төрки халыкларның борынгыдан килгән иҗатын – мәкальләрен, җырларын, бәетләрен, робагыйларын, әкиятләрен язып туплый бара.

Ә.Диваев Төркистан төбәге музееның этнография һәм археология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара һәм күп кенә этнография һәм фольклор экспедицияләренә җитәкчелек итә. Казан дәүләт университетының археология һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торган Ә.Диваев Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, берлектәге гыйльми эшләрне башкара.

Фәйзулла Туишев – беренче профессиональ татар баянчысы, ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1926), ТАССР ның халык артисты (1944).

Туишев Фәйзулла Кәбир улы 1884 елның 6 (18) декабрендә Самара губернасы Мәләкәс өязе Ялхов волосте Түгел Бага авылында туган.

Фәйзулла Туишев беркайчан да, беркайда да укымый. Барысын да үзлегеннән өйрәнеп, ул үзенең тыңлаучыларын уникаль хәтере белән таң калдыра торган була.

1915 елда Фәйзулла Туишев Федор Шаляпин белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Максим Горький белән яхшы танышлар була.

Шулай ук баянчының сәләтен Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гадел Кутуй, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм башка күренекле татар укымышлылары югары бәяләгән.

1937 елны Казанда Татар дәүләт филармониясе ачылгач, Фәйзулла Туишев аның төп солистларыннан берсе булып китә. Ул филармония каршында баянчылар ансамбле оештыру белән шөгыльләнә.

Фәйзулла Туишев тарафыннан утыздан артык әсәр һәм инструменталь пьеса иҗат ителгән. Алар арасында иң танылганнары: “Халкыма”, “Ике туган”, "Дустыма” һәм башкалар.

Туишев Фәйзулла Кәбир улы 1958 елда вафат булган. Гомер буена баянчы төрле гармоникалар җыйган. Аның вафатыннан соң коллекция Татарстан Республикасының Милли музеена тапшырылган.

Марат Ганиев (тулы исеме Марат Сәид улы Ганиев) – спортчы, велосипедта узышучы, дөнья чемпионы.

1964 елның 6 декабрендә Чаллыда туа.

1989 елдан һөнәри велоспортка күчә.

Спорттагы уңышлары: 1985 ел – дөнья чемпионатында тректа шәхси узышуда бронза медаль, 1987 ел - дөнья чемпионатында алтын медаль, 1988 ел – ССРБ чемпионатында алтын медаль, 1988 ел – Олимпия уеннарында (Сеул) бронза медаль һ.б.

1998 елдан карьерасын туктата. Тольяттида яши.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: