Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Татар моңы" конкурсының гала-концерты узачак

«Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында сигез ел эчендә 4000 яшь башкаручы сәхнәгә чыккан. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында үткәрелгән «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар хәбәр итте.

“Екатеринбургта уздырыла торган “Урал моңы”, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылындагы “Ак моңнар” фестивале белән эшлибез. Мәскәү, Пермь, Пензадан һәрчак актив катнашалар. Татарлар яшәгән төбәкләрдә “Татар моңы” бренд ул. Аның 2 нче туры телевидениедә “Голос” кебек үк онлайн-тавыш бирү белән үткәрелә”, - диде проектның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

Конкурс лауреатлары 6 декабрьда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак гала-концертта катнашачак. “Без концертка бер акцентсыз татарча җырлаучы кытай кызы Юй Хаоны, хомуста уйнаучы Айсен Намусовны, Финляндиядән Дениз Бәдретдинне чакырдык. Алар Муса Маликов һәм Иркә Гайнемөхәммәтовалар белән Super Tatar төркемен оештырганнарын беләсездер. Гала концертта алар да катнаша”, дип сөйләде ул.

“Татар моңы" елга бер үткәрелә дигән сүз белән килешмим. Ул ел әйләнәсе бара – ел дәвамында төбәкләрдә үткәрелеп, көзгә Казанга әйләнеп кайта, - диде конкурсның башкарма директоры Илсөяр Шиһапова. – Әйе, катнашучылар саны зур. Әмма безнең өчен сан түгел, сыйфат кыйммәт, георграфия дә мөһим. Быел Брюссельдән бер кыз катнаша, Навои шәһәреннән дә катнашучы бар. Шунысы да әһәмияткә ия – моңарчы инструменталь башкару белән академик вокал номинацияләренә катнашучылар азрак була иде. Быел артты. Инструменталь һәм вокал ансамбльләр номинациясендә дә кызыклы катнашучылар бар. Бүген ТНВ телеканалында Йошкар-Оладан килгән гөсләчеләр ансамблен карый аласыз. Алар үзләре ясаган гөсләләр белән чыгыш ясаячаклар”.

“Дөрес итеп языгыз фестиваль турында, - дип киңәш бирде Салават Фәтхетдинов журналистларга. – Эшләгән эшне тәнкыйтьләргә күп акыл кирәкми. Сез бит иҗтимагый фикер тудыручылар. Ә халык сез әйткәнгә ышана”, - диде ул. Аннары фестиваль үткәннән соң тагын бер кат җыелып “Татар моңы” һәм татар җыр сәнгате турында сөйләшергә тәкъдим итте. "Эшнең йомгагы булырга тиеш”, - дип төгәлләде ул сүзен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев