Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

6 августта Апанай мәчете территориясендә Мәхәллә бәйрәме оештырыла.

Күпне күргән, күпне ишеткән Апанай мәчете заманында халык телендә Байлар мәчете дип йөртелгән. Бина 1768 нче елда төзелгән һәм ул 2011 нче елда яңа сулыш белән яши башлый. Мәчетнең имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров фикеренчә, Апанай мәчете  узган гасырларда ата-бабаларыбыз өчен рухи үзәк булып саналган.

Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Апанай мәчете территориясендә Мәхәллә бәйрәме узачак. Көндезге сәгать бердә башланачак вакыйгада хәләл ризык җитештерүчеләр ярминкәсе, халык һөнәрчелеге осталары үз товарларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук мастер-класслар үткәреләчәк. Хәләл ризыкны авыз итеп карарга мөмкин булачак. Балалар өчен аерым мәйданчык булдырылып, анда Иске татар бистәсе белән бәйле уен-викториналар үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Хөрмәтле каләмдәшләребез! Тарихи бәйрәмне тагын да ямьләндерү өчен, Сезне  әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!

Апанай мәчетенең адресы – Каюм Насыйри урамы, 27 йорт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев