Россиягә килүче тәртипле мигрантларга ишекләр ачык

Яхшы тормыш эзләп Россиягә килүчеләр исәбе елдан-ел арта гына. Кабул ителүче мигрантлар саны буенча илебез икенче урында тора.  Җирле халык арасында Урта Азия һәм Көнчыгыш Европа илләреннән агылучылар хакында әле дә калыплашкан фикерләр яшәп килә.  Без алар турында тәрбиясез-белемсез, рус телен белмәүче, төрле йогышлы авырулар чыганагы булган кешеләр, дип уйларга күнеккән. Мондыйлары да бар, билгеле. Әмма соңгы елларда мигрантның социаль портреты шактый үзгәрде. Законнардагы яңалыклар илебезгә килүчеләр белән бәйле вәзгыятьне җайга салырга ярдәм итте. Татарстан тиз үсеш ала торган төбәкләрнең берсе. Республикабызның югары икътисади потенциалы, уңайлы урнашуы һәм абруй казанган фәнни-белем бирү мәктәбе мигрантларны тартучы көч булып тора. - Бүгенге көндә республикабыз территориясендә күпсанлы инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Моның белән бәйле рәвештә хезмәт миграциясе мәсьәләләре, аны фаразлау һәм кыска вакытка квалификацияле эшче көчләр җәлеп итү актуальләшә бара.  Татарстанга килүче мигрантларның социаль, мәдәни, хокукый адаптация мәсьәләләре дә бик мөһим, – ди Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.

Нигездә, мигрантлар төзелеш, транспорт хезмәте һәм туклану тармагында тир түгә. Аларның күбесе Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербәйҗан, Кыргызстаннан килә Россия миграция хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә 10 миллионга якын мигрант исәпләнә. Татарстанда соңгы 8 айда миграция исәбенә 158 мең чит ил гражданы бастырылган – узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда бу 14 процентка күбрәк. Республикабызны якын итеп, биредә икенче өйләрен табучылар саны да арта бара.  Шулай итеп инде 22 меңнән артык кеше Татарстанда төпләнеп, даими яши. Былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 8 процентка күбрәк. – Мигрантларның социальләшүе шактый кыен процесс. Алар бер яктан үзләренең мәдәни үзенчәлекләрен, традицияләрен саклап калырга, ә икенче яктан кунак булган ил, төбәктәге шартларга җайлашырга тиеш. Татарстан әлеге юнәлешкә бик зур игътибар күрсәтә. Милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр, республикада тулаем алганда, тотрыклы. Хакимият органнары, иҗтимагый һәм дини оешмаларның бердәм эшләве үз нәтиҗәләрен бирә. Татарстан халыклары Ассамблеясының республикада яшәүче халыклар белән элемтәсе зур казаныш булып тора. Бүгенге көндә Ассамблея 57 милли-мәдәни оешманы берләштерә, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. Чыннан да, Татарстан күп еллар дәвамында үз территориясендә тынычлык, дуслык-татулык мохите саклый алган төбәк буларак үрнәккә куела. Республикабызда гомер итүче күпсанлы милләтләр үз телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү мөмкинлегенә ия, һәркайсының милли традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре зур ихтирам белән кабул ителә. Әмма, әйткәнебезчә, чит илләрдән килүчеләр арасында бик үк тәртипле булмаганнары да бар. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Борис Кузькин сүзләренчә, үсеш алган миграция ул кешелеккә бик күп яңа мөмкинлекләр тудыра торган глобаль процесс. Әйтик, шул рәвешле  мәдәниятара һәм милләтара якынлык урнаштыру, халыкның керем дәрәҗәсе һәм яшәү сыйфатын үстерү, өстәмә эшче һәм интеллектуаль көчләргә ия булу мөмкин. Әмма шул ук вакытта, әлеге процесс чит ил гражданнарын кабул итүчеләр җилкәсенә өстәмә җаваплылык та йөкли – мигрантларның һәм җирле халыкның иминлеген, тиешле сәламәтлек саклау дәрәҗәсен тәэмин итү, мигрантларның төрле инфекцияләр таратуына юл куймау кебек мәсьәләләрне хәл итү бурычы куела. Россия халкын төрле күңелсезлекләрдән саклау өчен берничә ел элек миграция белән бәяле  законнарга үзгәрешләр кертелде. Чит ил гражданнарына Россиядә эшләү рөхсәте алу хәзер катлаулырак. Мигрантлар патент алу өчен мәҗбүри рәвештә табибларда тикшеренү узарга, полис сатып алырга, илебез тарихын, традицияләрен, рус телен белүен дәлилләргә тиеш. Күрүебезчә, сәламәтлек мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Чит ил гражданнары илдәге эпидемик вәзгыятькә тискәре йогынты ясарга, вич-инфекция, вируслы гепатит, малярия, туберкулез, хәтта Эбола һәм Зика авыруларын таратучылар булып торырга мөмкин. Шуңа да эшкә килүчеләр җентекләп тикшерелә. Борис Кузькин китергән мәгълүматлар буенча 2007-2015 елларда барлыгы 11,8 миллион эшче мигрант тикшерелгән. Алар арасында 15 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле, 26 меңнән артык туберкулез белән авыручы, 30 меңнән артык җенси юл белән тарала торган чирләр белән авыручылар ачыкланган. Агымдагы елның 8 аенда 1,5 мең мигрант тикшерелгән – 1229 ВИЧ-инфекцияле кеше, 1626 туберкулез белән авыручы, 2875- җенси юл белән тарала торган авыруга ия затлар ачыкланган. Гадәттә, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган мондый гражданнарны илдән чыгару турында карар кабул ителә.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: