Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелмәячәк

Татарстан Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законына үзгәрешләр кертте.

Аның нигезендә республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләрнең үзенә килгәндә, бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, ул башка көнгә күчерелмәячәк. Элек исә бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә, ул көннәр ялдан соңгы эш көненә күчерелә иде. Закон рәсми рәвештә басылып чыккач, ун көннән соң гамәлгә керә.  Тиздән, 6 ноябрьдә, Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итәчәкбез. Ул якшәмбегә туры килә. Яңа закон нигезендә исә 7 ноябрь гадәти эш көне булырга мөмкин.

Татарстанда бәйрәм көннәре булып 30 август – Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме  санала. Сүз уңаеннан: Татарстан депутатлары әлеге мәсьәләне 2014 елда күтәреп чыккан иде инде. Ул вакытта канун проекты Россия Дәүләт Думасына юлланып, депутатлар аны кабул итмәде.

Чыганак:  http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев