Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә поезд билетын махсус мобиль кушымта аша алырга мөмкин булачак

«Россия тимер юллары» ААҖ "Бердәм пассажир комплексы хезмәтләрен кулланучылар мобиль кушымтасы"н эшләү буенча конкурс игълан иткән. Заявкалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә, алар 17 октябрьдә каралачак, нәтиҗәгә чыгару 18 октябрьгә билгеләнгән. Конкурс документлары буенча килешүнең башлангыч бәясе 68 млн сумга якын. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

Кушымта аша еракка һәм шәһәр читенә йөри торган поездлар хәрәкәте расписаниесен белергә, электрон билет алырга, аның өчен түләргә һәм кире кайтарырга, урыннар һәм вокзаллар турында мәгълүмат алу мөмкин булачак. Дәгъвачыларның тәкъдимнәрендә 1 млн кулланучыга (аларның 10 меңе берьюлы эшләүче) һәм 5 млн кулланучыга (аларның 50 меңе берьюлы эшләүчеләр) кирәкле сервис җиһазына техник таләпләр булырга тиеш.

Мобиль кушымта Android, iOS, Windows Phone 8 һәм өлкәнрәкләр, Windows 10 Mobile өчен эшләнелә. Хәзергә Россия тимер юллары кушымтасы Android өчен генә бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев