Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чуаш халык иҗаты фестиваленә заявкалар кабул итү башланды

Татарстанда 9 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак фестивальдә катнашучыларга чуаш халык җырларын, такмакларын, шулай ук авторлык композицияләрен башкарырга тәкъдим итәләр, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте.

Оештыручылар фестивальдә теләге булган төрле милләт халкы катнаша ала, дип белдерәләр. Аерым башкаручылар да, халык уен кораллары оркестрлары да, катнаш ансамбльләр дә, шулай ук такмакчы солистлар һәм халык иҗаты вокаль группалары да фестивальдә үз осталыкларын күрсәтә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев