Татар матбугаты
5 августта Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм боз яву ихтимал
Иртәгә, 5 август көнне, Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар булачак, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.
Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Моннан тыш, боз явуы да ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан һава торышы бозылу турында хәбәрдә.
Төнлә һава температурасы 14-19 градус җылы булачак, ә көндез 23-28 градус эсслек көтелә.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев