Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный

Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный.
“Бу, беренчедән, кешенең үз милләтенә карата нинди мөнәсәбәттә булуы. Әгәр дә кеше “Татарча диктант”ны язарга килгән икән, димәк, аның күңелендә милли рух, милләтенә карата мәхәббәт һәм ихтирам бар”, - диде хәбәрчегә Разил Вәлиев.
- Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясеүтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.

- "Татарча диктант"ны бүген бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.

Динә Йосыпова, Татар-информ
Фото: Регина Гумарова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз