Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җырлар авторы Рамил Чурагулов татар-башкорт дуслыгына багышланган иҗади турга чыга

14-16 август көннәрендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган туристик сәяхәт булачак. Уникенче тапкыр узучы чара Уфа – Казан – Уфа маршруты белән Идел елгасы буенча булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Рамил Чурагулов үзе хәбәр итте. Рамил Чурагулов сүзләре буенча, сәяхәттә ел саен Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан, шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы тамашачылар катнаша. “Чараны оештыручы дустым Камил Сираҗетдиновка рәхмәт, ул бик булыша. Турның мәгънәсе – дуслык, туганлык, матурлык һәм иҗатны әдәбиятта пропагандалау. Татарстан һәм Башкортстанда агучы Ык елгасы татарлар белән башкортларны бүлми, Ык һәм Сөн елгаларында дуслык өчен күперләр һәрвакыт бар”, - ди ул. Рамил Чурагулов “Җир астында юллар юк” дигән җырына ишарәләп, кайбер кешеләр җирне бүлешә алмый дигән фикерен әйтте. “Җир бөтен кешегә дә җитә ул. Җир кешегә матурлык өсти. Минемчә, татар-башкорт дуслыгы дип сөйләү бик үк дөрес түгел, чөнки татар да, башкорт та бертуган, алар дус-тату булган, дошман булмаган! Ничәмә еллар мин татар-башкорт дуслык күперенең илчесе булып йөрим”, - диде ул. Милли мөнәсәбәтләр турында фикерен дәвам итеп, Рамил Чурагулов милли тәрбия һәм мәгариф турында да әйтте: “Ике балам да татар телен дә, башкорт телен дә камил белә. Без дөнья, эш дип мәктәпкә генә ышанырга тиеш түгел, без туган телебездә өйдә сөйләшергә тиеш. Татар милләте кешесе булуым белән мин чиксез бәхетле. Милли мәктәпләр дә булырга тиеш дип саныйм”, - диде ул. Рамил Чурагулов Татарстанда яшьләр аны белә дип саный. "Чөнки Салават Фәтхетдиновның концертына яшьләр дә, картлар да йөри. Ә мин аның берничә җырының авторы. Татарстанның күп кенә җырчылары минем иҗатым белән күтәрелде. Мин яшьләрнең рухи үзәкләренә үткән әсәрләр тудырам. Илһам юк дип тик ятмыйм, миңа илһам гел килеп тора. Шагыйрь кеше яза-яза профессионалга әйләнә. Аллага шөкер, алга барам. Соңгы вакыт Гүзәл Уразова “Ак розалар” дигән җырымны башкара, әле мин аңа яңа җырлар бирдем. Артистлар гел шалтыратып тора. Мин җыр сатып ятмыйм, ул алай булырга тиеш тә түгел, миңа калса. Без булдырабыз икән, акча табу мөмкинчелеген үзебез табарга тиеш. Минем әсәрләрем дөньяны яктыртсын иде. Алга таба да иҗат итәргә язсын", - дип билгели үзенең иҗади максатларын шагыйрь. Туристик сәяхәт вакытында рамил Чурагуловка 56 яшь тулачак. "Элек 30 яшьлекләр дә карт булып күренәләр иде. Гомер кешене картайтмый. Минем күңелем һаман да яшь”, - диде ул.
  • Рамил Чурагулов – Татарстан, Башкортстан һәм Россия журналистлары һәм язучылары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • 1962 елның 16 августында Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында туган.
  • 1991 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, "Аманат" (элекке "Пионер") журналында баш мөхәррир урынбасары, "Тулпар" яшьләр журналында әдәби хезмәткәр вбулып эшли. Бүгенге көндә Рамил Чурагулов- республика яшьләренең "Азатлык нуры" газетасының баш мөхәррире, шул ук вакытта ул, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге "Сәйяр" эстрада театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе.
  • Рамил Чурагулов сүзләренә 100 дән артык җыр язылган. "Әйтмә син авыр сүз!", "Моңнар кайтсын авылга!", "Әй, Ходай, исәнлек бир!", "Туганнарың кадерен бел!" җырлары берничә ел рәттән Башкортстанда һәм Татарстанда "Ел җыры" исеменә лаек була.

Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Рамил Чурагулов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев