Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Туйда ничек экономияләргә?

Популяр алып баручы Гамил Нур "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында төрле регионнарда үткән туйларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торуын сөйләде һәм тамада профессиясен киләчәген фаразлады.

Гамил Нур тамада бизнесындагы тенденцияләр, татарларның туй үткәрү үзенчәлекләре, кыйбатлы туйларның кайдан килеп чыгуы һәм туйның нәрсә икәнен сөйләгән иде инде.

"Төрле районнардагы туйлар ничек аерыла?"

- Син туйларда күп йөргән кеше буларак беләсең - Буадагы туй Балтачтагы туйдан, Әлкидәге Әгерҗедәгедән, Актаныштагысы Нурлатныкыннан аерыламы?

- Беләсеңме, глобализация процессы бара бит милләтләр, телләр арасында. Руслашу процессы кебек үк, татар милләте арасында да татарлашу процессы бара, милли глобализация процессы.

Мәсәлән, 90 нчы елларга хәтле өчпочмакны бер районда пешерәләр, икенче районда пешермиләр иде. Әйтик, итле бәлеш Кама аръягы ризыгы иде. Ул Казан артында һәм Тау ягында юк иде. Казан артында бәлешне дөге белән, борай белән яки башка нәрсәләр белән пешерәләр, ә менә Кама аръягында бәрәңге белән пешерәләр иде. Яки Тау ягында - Чүпрәле, Буа ягында бәлешне карабодай белән пешерәләр иде. Менә шул гадәтләр хәзер кушыла башлады. Тегеннән-моннан киленнәр кушыла башлады. Телевизор күрсәтә, гәҗитне укыйлар, рецептлар берләште. Акрынлап кына районнар арасында чикләр азая башлады.

Бүгенге көндә ул гадәтләр номиналь форматта гына сакланды дип әйтер идем. Алар традиционалистик авылларга хас. Әйтик, Чувашстандагы Шыгырдан авылы. Дүрт-биш көн буена туй ясарга мөмкиннәр. Бер көнне җыялар кыз ягында. Көндез, әйтик, кызның өлкән туганнары җыела, кич - яшь туганнары. Икенче көнне әбиләр-бабайлар. Егет ягында яңадан шундый ук туйлар китә.

Әйтик, Шәле дигән авыл бар Татарстанның Питрәч районында. Анда ниндидер бер партриархат, ул традиционалистик авыл. Алар йортларында туй ясыйлар, чөнки ул йортка кешене чакырырга оят түгел. Йортың юк икән, кафеда ясасын иде туй, ә болар йортларына чакыралар да, ике смена туй ясыйлар. Әйтик, башта өлкәннәр туе. Кичкә таба яшьләр яки киресенчә.

Мәсәлән, мин шундый гадәтне күргән идем Аксубай районында. 94 нче елны барган идем аракысыз туй ясарга, анда да шундый гадәт бар иде. Башта төшкә кадәр кыз ягында туй ясадык, аннары алып киттек ЗАГСка, кайттык, яшьләр туе ясадык. Аннары кичке сигездә, тугызда өлкәннәр туе башланды. Менә шундый смена-смена туйлар була иде.

Хәзер кафега, ресторанга куып кертәләр дә кунакларны, бер генә туй ясыйлар.

Район белән район арасында ментальность дигән әйбер бар. Төньяк халык салкын канлы, индивидуалистлар. Мәсәлән, Чүпрәле татарлары пассионар халык. Алар туган җанлы. Мәсәлән, туйга 100 кеше чакыралар, 120 кеше килергә мөмкин һәм анда һәрберсенә ризык җитә. Алар туйны чәй эчүдән башлыйлар. Әби-бабайдан калган гадәт. Алар ризыкны, мәсәлән, һәрберсенә тәлинкәгә салып түгел, ә зур табакка салып чыгаралар һәм ул кулдан кулга китә. Алар биш төрле ризык чыгаралар.

Төньяк якларда икешәр пар ризык китерәләр. Әйтик, Кукмарада, Балтачта, Арчада икешәр пар каз, икешәр пар бәлеш, икешәр пар пирог, икешәр пар бал. Җиде ризык дигән термин бар, мәсәлән, Балтачта. Малмыж татарларында, Балтачның теге ягында ике төрле чәй, ике төрле конфет, ике төрле бәлеш, ике төрле бал, ике төрле каз, ике төрле үрдәк алып киләләр дә, шуның берсен алып кайтып китәләр.

Тагын бер гадәт, ул югалып бара. Башта никах ясала иде дә, бер-ике айдан соң туй ясала иде. Никахка кияү ягы төялеп килә. Мәсәлән, алып килә ике каз, ике үрдәк, ике бал, ике бәлеш, ике чәк-чәк, ике бавырсак һәм берсен алып кайтып китә. Анысына да аңлатма бар. Без сезгә иртәгә кунакка киләбез, ашарга киләбез. Миңа бик ошый бу гадәтләр.

Аннан соң бер гадәт Кама аръягында пәйда булды, чөнки милли бер күтәрелеш, тәрәкыять булды бит 90 нчы елларда. Шуның белән бергә Чаллыда, Түбән Кама ягында туйга килен дә, кияү дә түбәтәй белән яулык алып килә башлады. Никахка кияү алып килә, туйга килен алып килә. Кодага түбәтәй, кодагыйга иңнәренә яулык ябалар.

Шул гадәт акрынлап кына бу якка күчә башлады. Мәсәлән, Кама аръягында мишәрләр бар. Алар типтәрләр белән кушылган һәм гадәти типтәрләр бар. Татарстан турында әйтәм, Башкортстан түгел әле бу. Алар мәдәни өлкәдә бик пассионарлар. Үз мәдәниятләрен пропагандалыйлар: матур итеп җырлыйлар, шигырьләр язалар, язучылар, сәясәтчеләр күп. Милли җанлы кешеләр бик күп Кама аръягында. Шулар белән бергә аларның традицияләре акрынлап Казанга, Казан артына күчте, салкын канлы кешеләргә, үзенекен бик күрсәтми торган кешеләргә дә килде. Ул гадәт Арча районында булырга мөмкин хәзер: яулыкны, түбәтәйне бүләк итү.

“Ягына карап ризыгы да үзгәрә”

- Кайсы якта нинди ризыклар ашыйлар? Кайсы якта табыннар баерак була?

- Ресторан кыйммәтрәк булган саен (Казанда инде ул) ризыклар саерак була, чөнки бер стакан чәй 250 сум булган рестораннар бар. Бичара халык утыра инде. Килгәч тә чәй бирмиләр, кияүнең акчасы юк. Аннары торт бирәләр. Икенче стакан чәй эчәсе килә, бирмиләр, кияүнең акчасы юк. Шәһәр кешеләре азрак ашыйлар инде, җәй көне азрак ашыйлар. Казаннан ераграк киткән саен өстәлләр муллрак була. Кайбер Казан егетләре авылларга кайтып туй ясыйлар. Әйтик, мин Чирмешәнгә бардым. Анда 20 көнлек туй ясадым. Егылып киттем. Анда диңгез ризылары да шул хәтле тәмле итеп әзерләнгән. Андый өстәл Казанда ресторанга 3 меңгә төшәр иде, ә аларның 800 сумлык кына булган. Анда 4 дүрт кайнар ризык чыгаралар әле. Мондый кешеләр Чирмешәндә туй ясый, Балтачта туй ясый. Әгәр дә халык күп йөри икән ашханәгә, димәк, туйда да ризык тәмле булачак, ә менә банкет заллары, кеше аз йөри торган рестораннарда ризык тәмле булмый, чөнки алар өйрәнмәгән аларда эшләргә. Ризыклар мәсьәләсендә глобаль процесс башланды. Ризыклар кушылып бетте. Шул ук итле бәрәңгене бөтен районнарда да ясарга мөмкиннәр.

"Туйга акча алып килү хәерлерәк"

- Хәзер туйларда нинди бүләкләр бирәләр?

- Мәсәлән, сәдака, хәер дигән әйбер бар. Байлар туйларында бонбоньерка дип атала. Кешегә бер хәтирә бүләге. Минкеләр дини булгач, бүләк тарттыртам сәдака дип: дәгъвәт була ала, намаз уку китабы яки Казан магниты. Мәсәлән, Владимирда туй ясадым. Бонбоньеркага магнит алып бардым Кол Шәриф мәчете белән. Бик матур итеп кабул итеп алдылар. Шул көе кода-кодагыйга яулык-түбәтәй бүләге бар һәм әле Совет чорындагы гадәтләр бар. Юрган, мендәр тышлыклары бирәләр. Тагын әби-балайларга, өлкән яшьтәге ирләргә түбәтәй яки күлмәк бирү гадәте бар. Совет чорындагы гадәтләр. Ә менә кияү, киленгә исә һаман шул Совет чорыннан калган, ярлылыктандыр инде ул, өйдә яткан әйберләрне китерүчеләр дә очрый: юрган, савыт-саба. Ә мин исә, акча китерегез дип әйтәм кунакларга. Аз булсын, әмма конвертка салып акча китерсеннәр, чөнки хәзер элекке кебек дефицит чор юк бит инде, шуңа күрә туганнар алып килгән әйберләр кирәксез булырга мөмкин. Акча китерү хәерлерәк.

"Өйдә ясалган туй – иң милли туй"

- Иң милли туйлар кайсы районда уза?

- Иң элек милли дигән төшенчәгә аңлатма язып узыйк. Милли туй – ул демократик туй, туганнар җыелган туй. Йортта узган туй – иң милли туй, ягъни менә Шыгырдан, Шәле яки Казан байларының коттеджлары зур һәм шунда никах ясыйлар. Алар өчен туй мөһим түгел. Алар аның кирәген дә аңламый. Нигә каядыр ресторанда вакыт әрәм итәргә? Икешәр сменалы, иллешәр туганнарын чакыралар да, туй ясыйлар.

Өйдә ясаган туй – иң милли туй була.

Тел ягыннан саф әдәби телдә сөйләшә торган туй, мөгаен, Арча районында уза торгандыр. Чөнки анда телнең тәмен белеп, саф татарча сөйләшеп туй итәләр.

Ә менә иң дәртле туй мишәр татарларында узарга мөмкин. Йолаларга иң бае Башкортстан чигендәнге татарларда һәм Башкортстанның үзендә дияр идем. Аларда, мәсәлән, суга төшү йоласы бар, чәк-чәк сату бар, сандык сату бар, бавырсак ашау йоласы бар, поднос өстенә менеп, сикерә-сикерә бию йолалары бар. Фольклор элементлары белән йолалар Башкортстанда һәм Башкортстан белән элемтәдә тора торган Чаллы татарларында, Актаныш, Аксубай, Ютазы татарларында очрый.

"Әлмәтләр кыланалар да инде кайчак..."

- Иң кыйбатлы туйларны кемнәр уздыра?

- Иң кыйбатлы туйны 90 нчы еллар ахырында 2000 нче елларга хәтле Татарстан байлары ясый иде. Алып баручы итеп Мәскәү кешеләрен чакыралар. Comedy Club кешеләрен, яки анда Малаховны.

- Кайсы якларда иң бай туйлар уза?

- Иң беренче чиратта, Казан дияр идем, аннары Әлмәт дияргә була, чөнки нефть акчасы күп. Менә алар да кыланалар инде кайчак. Мәсәлән, алара туйга җырчы Валерияне чакырырга мөмкиннәр. “Татнефть” топ-менеджерлары, мәсәлән. Шулай ук 30 яшькә кадәрге, тиз акча эшләгән яшь егетләр дә бар. Алар арасында да затлы, кыйбатлы туйлар тенденциясе юкка чыкты инде.

"Туйда түгелгән акчаның никах ныклыгына катнашы юк"

- Туйда күпме акча түгүнең никахның ныклыгына нинди дә булса катнашы бармы?

- Юк, бернинди дә катнашы юк. Киресенчә булырга мөмкин. Мәсәлән, кеше акчасын түгеп, сыерын сатып туй ясый, әле аның 200 мең кредиты кала. Туйдан соң алар талашачаклар бит инде. Җыйдык акчаны, ә хәзер миңа бир, миңа бир дип. Кем түли дә кем түли, каян алырга? Үзенә күрә бу бер сәбәп була ала, шуңа күрә акчаң юк икән, кимсенергә ярамый. Бу дөньяда ярлылык бит кимсенерлек сәбәп түгел. Бу дөньяда дәртең булмау, дәрманың булмау, акылың булмау кимсенергә сәбәп була.

Мәсәлән, мин Европага барам Прагада туй ясыйм. 20-30 кешелек туй ул. Яшь малай, Үзбәкстаннан күченгән. Аның рухы бар, Үзбәкстан татарлары затлы туйга күнеккән бит. Ул мине чакыра, тагын бер артистны чакыра, чыгымлана, әмма бары ул кафеда гына ясый аны. Мәсәлән, гади генә, тыйнак кына туй була инде ул. Аннары икенче көнне кайтам Казанга туйга. Бу кешеләр инде өченчеме, дүртенчеме мәртәбә чакыра мине. Ярлы дип әйтәсем килми, әмма мөмкинлекләре бик нык чикле. Кияү ягы мөселман татарлары, килен ягы рус кешеләре. Берләшәләр, ике милләтне берләштерә торган туй сорыйлар. Алар бик арзанга гына өй сатып алганнар. Шунда пилмәнне үзләре пешерәчәкләр, ашны үзләре пешереп, туй ясыйлар. Без дә аларга арзанга барабыз. Әгәр өйгә чакыралар икән, мин 2-3 меңгә дә барып эшлим.

Әгәр мине 500 мең, миллион сумлык ресторанга чакыралар икән, мин ачыктан ачык әйтәм: сезнең бу кыр табыны, монда акыллы кеше туй ясамый. Тәрәзәсе буш, өстәл аралары буш, 150-200 кеше җәелгәннәр, бәрәкәт юк, энегрия юк монда. Кешеләрне җыеп булмый, монда бик кыйбатлы артистларны чакырырга кирәк, монда шоу-программалар кирәк. Сезнең монда минимум программагыз 200 меңлек булырга тиеш дип әйтәм. Кешесенә карап, бушка барып эшлим, чөнки ни өчен савап җыймаска миңа? Сукыр кеше икән, өендә, 2-3 сәгатьлек программа ясарга кирәк икән, гармунчыга әйтәм, 1 мең сум акча түлим мин сиңа, әйдә бушка барып эшлибез. Эшлибез рәхәтләнеп, җырлыйбыз, ашыйбыз, саваплар җыеп, кайтып китәбез.

Туйда ничек экономияләргә?

- Туйда ничек итеп экономияләргә була?

- Бу бик мөһим сорау. Хәзер бик актуаль. Иң беренче бухгалтер булырга тиеш, калькулятор алып хисап алырга тиеш. Әйтик, туйның чыгымнары. Башта кыйммәтле ресторанга кереп саныйлар. Мәсәлән, ашау өчен 300 мең китә. Тамада һәм башкаларга 20-30 мең китәргә мөмкин. 100 меңлек күлмәк. 20 меңлекне лдә алырга була күлмәкне, арендага алырга була 5 меңгә.

Шулай итеп, 300 меңне ничек киметергә? 150 меңлек кафе табалар. Ә иң арзан туйны өйдә ясарга була. Аңлыйм, өең юк синең. Ярлы кеше дип әйтик. Туганыңның бит коттеджы бар. Бар да яса шунда. Ике бүлмәдә ясарга мөкин. Бер бүлмәдә 30 кеше утыра, икенчесендә 30 кеше. Бер куркынычы да юк. Тәнәфескә чыгалар да, берләшәләр алар. Иң популяр ризык бүгенге көндә токмачлы аш, икенчесе бәрәңге белән ит, өченчегә жульен, туңдырма, башка шуның ише әйбер чыгаралар һәм чәк-чәк, торт белән чәй эчәләр. Тортны да, барысын да арзанлыны аласың, хәтта шул ук тортны өйдә пешерегә була.

Менюны, ресторанга барып, бер кешегә 3 мең сумга түләргә була. Өйдә аны 300 сумга да егып салырга була. Иң арзан туй өйдә, әйтүемчә. Икенчесе гадәти мәктәп ашханәсе, колхоз ашханәсе. Мәсәлән, үз-үзен күрсәтергә тели егет, шул вакытта экономия ясарга да тели, артык 100 мең акчасы да бар. Ясасын колхоз столовыенда. Бер кешегә меню 500 сум чыксын, 700 сумлык чыксын максимум. Аның каравы артык 100 мең сумына ул Фирдүс Тямаев бригадасын чакыра ала, шулай бит? Андый бомбаны кем күргән авылда?

Безнең бит ишектән килеп керүгә, халыкны шартлата торган артистларыбыз бар. Аларны чакырсыннар. Данир Сабировны чакырсыннар. Әгәр бик күп акчалары бар икән, Салават Фәтхетдиновка язып карасыннар, Уразованы чакырсыннар. Мәсәлән, туйның уңышына ресторан 20% ка гына җаваплы. 80% тамада, мәдәни программага бәйле. Шуннан чыгып, баланс төзергә була.

Шундый замана китте Instagram, фотосессияләргә мода китте, антураж матур булсын, вуальләр булсын, ак төсләр булсын дип кызыгалар, җил өреп тора торган атмосфераларны яраталар. Ул барысы да бәрәкәтне очырту дип атала. Бәрәкәтне җыяр өчен, гади кызыл төстә, кайнар, җылыта торган, эретеп агыза торган рестораннар кирәк.

"Ничек тамада сайларга?"

- Тамаданы ничек сайларга?

- Беренчедән, башка тамадалар мине бәреп үтерер инде, әмма мин монда үз профессиямә реклама ясар өчен килмәдем. Кулланучыга, халкыма ярдәм итәр өчен килдем. Үз авылыңда мәдәният клубы җитәкчесе бар, укытучы бар, туганнарың арасында да була һәм ул иң мөһиме, син үз авылың кешесенә өйләнәсең икән, туганнарыңны, авылдашларыңны белеп сөйләшә.

Бардым Самара өлкәсенә Гали авылына. Шундагы ит сата торган олигарх сөйли. Менә ди, малаем өйләнде, 200 меңгә. Чакырдым тамада итеп текә җырчыны. Яхшысын яхшы инде. 200 мең чыгарып түләгән икән, начар дип әйтә алмый ул. Аннан соң үзебезнең авылга туйга кайттым, ди. Завклуб апай алып барды. Тагын да күңеллерәк булды, ди. Күңеллерәк була, чөнки уд үз авылың кешесе. Үз авылыңның менталитетын белә, җаен белә, уеннарны белә. Әгәр дә ике авыл берләшә икән, район тамадасын чакырырга кирәк. Әгәр дә ике район берләшә икән, берсе Бөгелмәдән, берсе Кукмарадан, бу очракта Казаннан тамада чакырырга була, чөнки монда Кукмара, Бөгелмәнең гадәтләрен яхшы белү шарт түгел.

Мин Петербургтан алып, Тобольскига хәтле туйлар ясыйм. Әйтик, Себер татарлары белән, Кырым татарлары туй ясый. Шушы вакытта Казаннан да чакырырга була. Тамада, иң беренче чиратта, энергиясен җәлләмәскә тиеш. Аңлыйм, исерек туйларына ул бик мөһим түгел, ә минекендә бит тере туйлар бара. Мәсәлән, утыралар, ә күңелләре ябык, җайлары юк. Аларны эретеп агыза торган, энергиясен җәлләми торган кеше булырга тиеш. Ул кеше бик акыллы да булмасака мөмкин, талантсыз да бәлки, әмма ләкин җанын бүлеп бирергә риза кеше булырга тиеш, сыгылып лимон кебек, менә үтен сытып, энергиясен чыгара торган кеше булырга тиеш. Аннан соң мөмкинлегеңнән чыгып карыйсың инде, җырлый торган булса ярый, бии торган булса ярый, шоу-мен булса ярый. Менә шулай тамаданы сайлыйлар.

"Тамада бәяләре"

- Ә бәяләр нинди?

- Бу коммерция сере дип әйтәләр инде. Баланс дигән әйбер бар. Әйттем бит, кемгә бушка барып эшлибез, кемгә арзанга, кемгә кыйммәткә.

Әйтик, ничә кешелек туй? Казанда хәзер 50 кешелек туйлар китте. Авылларда 100 кешелек. Самара якларында бер генә көнлек туй ясасалар, 200 кешелек туй булырга мөмкин. Мәсәлән, 100 кешелек туй дип алыйк. Казанда уза торган. Казанда артистлар бик күп. Эшсез артистлар, эшсез җырчылар, шуңа күрә конкуренция зур, бәяләр төште. Мәсәлән, йолдызлырак, билгелерәк кеше чакыралар икән, сәгатенә 5 мең ала ала. Бу биш мең эченә гармунчы да керә, җырчы да керә. Шоу-программа да керә. 6 сәгатьлек программа икән 30 мең сумга төшә. Әгәр дә тамаданың бераз дәрәҗәсе түбәнрәк, рейтингы түбәнрәк икән, ул очракта 4 мең. Ул очракта 6 сәгате 24 меңгә төшә. Бер сәгатенә 3 меңгә эшләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта статуслы, ишектән килеп керүгә бомба кебек халыкны шартлата торган артистлар чакырасың икән, 100 меңгә килүче артистлар бар. Казанда 700 меңгә йөрүче артист та бар. 200 меңгә йөри торганы да бар. 10 меңгә йөри торганы да бар. Мөмкинлегең бар икән, чакырасың, мөмкинлегең юк икән, чакырмыйсың.

- Кыйбатлы тамада туйның күңелле булачагына гарантия була аламы соң?

- Күбрәк акча түккән саен, туй күңеллерәк була, чөнки кеше акча түккәч, берничек тә үзенең гарлеген сытып, акчам әрәм булды дип әйтә алмый бит инде. Күңелле булды дип әйтә. Әгәр дә син бик саран кеше икән, яки чынлап торып акчаң юк икән, син арзанлы гына кешене чакыра аласың. Икенчесе - синең акчаң күп икән, син юмарт кеше икән, 100 меңлек туйны чакырасың, анысы да матур була.

Тамада - модератор булырга тиеш. Минеке, мәсәлән, хәләл туйлар. Миндә сугышу проблемасы юк, котырышу проблемасы юк, әмма ләкин күңел төшү проблемасы бар, салкын канлылык бар. Кунаклар ачыла алмыйлар. Кайбер мөселманнарда, мәсәлән, биергә ярамый, җырларга ярамый, сөйләшергә ярамый дип әйтәләр. Кешеләрне изеп тоталар. Бу очракта гипнозны гына кулланмыйбыз инде кешенең күңеле булсын диеп. Психологик алымнар кулланабыз. Әгәр дә инде гадәти, типик туй икән, эчеп бииләр икән, ничек начар була ала, мин аны аңламыйм. Аракы эчә икән кеше, алар бит җырлый-җырлый бииләр. Алар өчен ул туй ямьсез була алмый. Анда бер генә әйбер - көчле, хәйләкәр тамада булырга тиеш. Аларны сугыштырмасын менә шул гына. Сугыштырмаса, туй әйбәт була.

“Никахның дәрәҗәсе, туйга караганда ун тапкыр кимрәк”

- Хәзер шундый күренеш тә бар бит. Никах белән туйны бер көндә уздыралар, яисә бары тик никах кына уздыралар.

- Никахның дәрәҗәсе, туйга караганда ун тапкыр кимрәк. Чөнки арзанга чыга. Мәсәлән, туйга 100 меңлек, 200 меңлек шлейфлы күлмәк алырга кирәк, ә монда ике меңлек озын җиңле күлмәк кидең дә яулык бәйләдең - “шап”. Ризыкны зур итеп әзерләргә кирәк туйга, ә монда мәчет ашханәсенә бардың, яки өеңдә генә, арзанлы кафеда ясадың да, менюны 1 мең, 700 сумлык ясадың - “шап”. Лимузин кирәкми, машина кирәкми. ЗАГСка джипларга утырып барырга кирәкми. Никахның чыгымнары ким дигәндә 10 тапкыр азрак. Шул гына сәбәп монда.

Менә сез сорадыгыз бит халык ярлыландымы, дип. Әйе, ярлыланды дигән сүз инде бу, әмма ләкин һәрбер михнәттән, проблемадан шатлык таба белдерә торган кеше мин. Менә бу вәзгыять тә безнең милләткә файдага эшли. Акча юк, аның каруы, гади формат кайтты, никахка кайттылар, аракысыз утыралар, сугышмаячаклар, әти-әниләргә сүз бирәләр, туганнарга котларга мөмкинлек бирелә. Бер заман бит туганнарына да котлаттырмый башлаганнар иде туйда. Кеше килә конвертына 10 мең сум акчасын салып, 300 км җирдән. Аңа котларга да ирек бирмиләр. Нәрсәгә килгән соң ул туйга, нәсихәтен дә әйтми икән? Кияү белән килен икән, түзсеннәр, тыңласыннар. Бүтән туйлары булмаячак аларның.

Икенчедән, еш кына никахтан соң кешеләр, элекке гадәт буенча, туй кайчан була дип сорыйлар. Яшьләрнең туй ясыйсылары килми. Затлы рестораннарда үткәрергә, бер кешегә 5 мең сум үткәрергә акчалары юк яки жәллиләр акчаларын. Шуңа күрә никах белән куштылар да куйдылар туйны. Хәзер никах, аннары туй. Монда, әлбәттә, бик тар гына даирә, дини кешеләр бар. Алар инде туйны ясамый. Бу экономиянең милләткә дә файдасы бар: халыкны берләштерә, туганнарны якынлаштыра, сугыштырмый.

- Син туй ясарга теләгән яшьләргә нинди киңәш бирер идең?

- Иң беренче кесәңдә акчаңны эзлә. Әгәр дә синең миллион сум акчаң бар икән, торырга фатирың, мөмкинлегең бар икән, яса. Бүтән туең булмаячак синең. Дөньядагы иң матур туйны яса. Әгәр дә синең кесәңдә ирекле 200 мең генә акча бар икән, бу очракта тыйнаграк яса.

“Тамада профессиясе үләчәк”

- Алга таба нинди дә булса тенденция күзәтеләчәкме?

- Дөнья Көнчыгышка бармый. Без Азиянең гадәтен бик яратсак та, дөнья аларга таба бармый. Кавказдан халык безнең якка кача. Азиядан халык безнең якка качып килә, ә безнекеләр Европага качалар, шулаймы? Дөнья төньякка, Мәрхәмәтле, гуманистик, цивилизацияле, тыйнак-басынкы халыкларга таба үрмәли. Туйлар да шул процесс белән бергә үзгәрә.

Акрынлап кына тамада профессиясе дә үләчәк, туйлар да үлеп бетәргә мөмкин. Гадәти генә, тыйнак кына утыру, туганлашу мәҗлесләре калачак глобаль дөньяда. Әлбәттә, олигархлар, туганнары Азиядә булганнар, шундый темпераментлы кешеләр зур-зур туйлар ясар, әмма тамада – ул үткән заман профессиясе. Киләчәк профессиясе түгел.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев