Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия көчле булсын өчен, без үз өлешебезне кертергә әзер - Рөстәм Миңнеханов

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан оештырылган концерт кунагы булды. “Россияне яратам” чарасы кичә көндез “Казан” Гаилә үзәге мәйданында узды. Тамашачылар алдында Казан рок-төркемнәре һәм башка иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмнең рәсми өлешен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин ачты. “Бүген илебезнең төп бәйрәме - Россия көне. Без аны бергәләп уңышларыбыз, казанышларыбыз, яңа төзелгән объектларыбыз белән билгеләп үтәбез. Казанда һәм тулаем Татарстанда республика үсеше, халкы өчен күп эшләр башкарыла. Без үз илебез белән горурланабыз. Россия көчле булырга тиеш, ә Татарстан әлеге көчкә үзеннән зур өлеш кертергә тиеш, һәм без сезнең белән моңа әзер”, - диде Татарстан Президенты. Аннан соң Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина - Игорь Крутой Академиясе хоры һәм Казан хоры белән бергә - Россия гимнын башкарды. Моннан тыш, сәхнәдә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары активистларына юлламалар тапшырды. Россия көне бәйрәме хедлайнеры “Авария дискотекасы” төркеме булды.
Татар-информ Автор: Надежда Гордеева

Фото: tatarstan.ru, Рамил Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев