Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар галимнәре балалар әдәбияты проблемаларын күтәреп чыгалар

Татар әдәбияты галимнәре татар әдәбияты проблемаларын күтәреп чыгалар. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык» темасына фәнни-гамәли конференция бара. Фәнни чараны Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздыра. Конференциядә әдәбият галимнәре, балалар язучылары катнаша. Әлеге чара танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың (1898-1948) тууына 120 ел, Абдулла Алишның (1908-1944) тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең (1928-2011) тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышлана. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, әдәбият галиме Дания Заһидуллина һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләде. Фәнни утырышның модераторы - филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин. Чыгыш ясаучылар балаларны рухи яклау әһәмиятен билгеләп үттеләр. Балалар әдәбияты татар әдбиятына укучылар әзерләве ассызыкланды. Хәзерге вакытта быел юбилей еллары булган балалар язучылары иҗаты турында докладлар тыңлана. Филология фәннәре кандидаты Равил Рахмани - Дәрҗия Аппакова, шагыйрь Рафис Корбан - Абдулла Алиш, филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова - Шәүкәт Галиев, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева Роберт Миңнуллин турында чыгышлар ясыйлар. Алга таба хәзерге балалар әдәбияты, бүгенге балалар матбугаты, балар китаплары турында чыгышлар булачак - конференция программасында Айгөл Əхмәтгалиева, Ләбиб Лерон, Айсылу Галиева чыгышлары бар. Оештыручылар татар театрларында балалар репертуары, соңгы елларда басылган балалар китаплары, татар мультфильмнары исемлеге кертелгән белешмәлек әзерләгән.

Татар-информ Рузилә Мөхәммәтова Фото: Салават Камалетдинов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев