Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кабан күле буе җәяүлеләр өчен 15 июньдә ачылачак

Кабан күле буеның Г.Камал театрыннан алып «Планета фитнес» үзәгенә кадәрге беренче өлеше җәяүлеләр өчен 15 июньдә ачыла. Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев журналистларга шул хакта хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, күл буенда «Алтын» сәүдә рәтләре янында төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң фиточистарту системасы урнаштырылачак. «Әлеге система күлдәге суны чистартачак. Аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен күрәчәкбез. Мондый технология әле республикада кулланылмаган. Бу – уникаль проект», - дип искәртте Куляжев. Ул билгеләп үткәнчә, Кабан күле буйлап фитнес-үзәккә кадәр җәяүле, велосипед юллары төзеләчәк, газоннар ясалачак, яктырткычлар урнаштырылачак. «15 июньгә барлык эшләр дә төгәлләнер дип көтелә», - диде спикер.
Татар-информ
Автор: Егор Никитин
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев