Татарстанда "Ел укучысы" исеме билгеле булды

Татарстан Республикасының ел укучысы исемен республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кичә атады. Бу турыда "Мәгариф" журналы хәбәр итте. "Татарстан Республикасы ел укучысы - 2018" исеменә КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин лаек дип табылган. 9 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин быел информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булган. Хәзер ул олимпиадага әзерләнүгә киткән. Шуңа күрә министр җиңүче өчен бүләкне лицей директоры Елена Скобельцинага тапшырды.
Татар-информ
Фото: magarif-uku.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: