Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан егете Россиянең Төньяк диңгезләре турында уникаль булган фәнни мәгълүматлар туплый

Рус география җәмгыяте инде берничә ел «Россиянең 13 диңгезе» масштаблы проектын гамәлгә ашыра. Чират Карское һәм Печорское диңгезләренә җиткән. Иртәгә старт алачак бу сәяхәттә катнашучы Татарстан вәкилләрен «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ерак юлга озаттылар. Әлеге кызыклы һәм катлаулы экспедицияне оештыруда зур көч куйган Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе, Алексей Леонов исемендәге су астында фәнни эшләр һәм эзләнүләр алып баручы отряды җитәкчесе Дмитрий Шиллер әзерлек эшләренең ничек башкарылуы хакында сөйләде. «Мондый җитди сәяхәткә су астына чуму тәҗрибәсе байтак булган һәм фәнни эзләнүләр өстендә күп еллар эшләгән кешеләр белән бергә яшьләрне дә тартырга булдык. Безнең җәмгыять төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара, шулай да иң зур басымны экологияне саклауга һәм тирә-юньне өйрәнүгә ясыйбыз», – ди ул.

Төньяк диңгезләрне өйрәнү буенча әлеге экспедициянең төп максатлары булып дөрес маршрут салу, җиһазларны ерак аралыкка илтү, шулай ук кырыс шартларда салкын су астында эшләү нечкәлекләренә төшенү тора. Бу юлы өйрәнеләчәк Карское диңгезе кыен сулык санала, анда эзләнүләр алып бару бик авырга туры киләчәк, дип белдерә белгечләр. 40 көнгә сузылачак бу сәяхәттә 3 кеше катнаша. Шуларның берсе – Татарстан егете Дмитрий Сидоров. Ул конкурста җиңеп, бу дәрәҗәле экспедициядә катнашу мөмкинлегенә  ия булган.

«Мин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3нче курсында тирә-юньне саклау инженеры белгечлеге буенча белем алам. Рус география җәмгыяте уздырган күпсанлы экологик чараларда катнаштым. Физик яктан да үземне кырыс шартларда авыр эшләр белән шөгыльләнергә әзер, дип саныйм. Мин самбо буенча спорт мастерына кандидат, шулай ук аквалангчы осталыгына да иямен, тәҗрибәм җитәрлек», – дип белдерде бүгенге очрашуда Дмитрий. Шулай ук әлеге эзләнүләрдә катнашу өчен аңа Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының грантына ия булу да ярдәм иткән. Экология һәм табигый байлыкларны саклау министры Фәрид Абдулганиев әйтүенчә,  Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикабызның экологиясен саклау өчен күп көч куйган оешма. «Министрлыгыбыз уздырган экологик чараларда – сулыкларны чистартумы, елга-күлләрнең су сыйфатын тикшерүме, яки яр буйларында тәртип урнаштырумы – алар читтә калмыйлар. Нәкъ менә бу оешма республикабызда табигатьтән дөрес файдалану культурасын алга сөрүчеләрдән санала», – дип җиткерде ул. Шуңа күрә фәнни эзләнүләрне популярлаштыру максатыннан ТР Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы әлеге экспедициядә катнашу өчен кандидат сайлап алуга конкурс игълан иткән.  «150дән артык катнашучы арасында Дмитрийны җиңүе белән котлыйбыз, ул – лаеклы кандидат», – диде министр. Проект кысаларында аквалангистлар су астына чуму өчен үзебезнең илдә ясалган җиһазларны сынау һәм Россиянең Төньяк диңгезләре турында уникаль булган фәнни мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнәчәк. Әлегә кадәр башкарылган экспедицияләрдә эзләнү алып баручы аквалангистлар боз астына иң тирәнгә чуму буенча берничә рекорд та куеп өлгергәннәр икән. «Без куркынычсыз дайвинг идеясен алга сөрәбез. Шулай ук дөнья буйлап үзебезнең аквалангистларыбызның эшчәнлеген танытасыбыз килә. Акрынлап бу өлкәдә Россия су астына чумучыларының лидерлыкка чыга алуларына ышанам», – дип белдерде экспедициянең җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Чыганак: http://intertat.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев