Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рузил Гатин: Италиянең "Ла Скала" театры балалар өчен опералар әзерли башлады

12-13 ноябрь көннәрендә Италиянең “Ля Скала” опера театрында Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы” спектакленең премьерасы булды. Бу спектакльдә Татарстанның атказанган артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Рузил Гатин да катнашты. Татар егете дөнья классикасында Граф Альмавива партиясен башкарды. Рузил Гатин кичә Казанга кайтты һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына эксклюзив әңгәмәгә килде. Интервью с артистом Рузилем Гатиным “Чит ил операсында беренче тапкыр гына чыгыш ясавым булмаса да, “Ла Скала” кебек тарихи сәхнәгә беренче аяк басуым. Сүз дә юк, иҗади тормышымда шатлыклы вакыйга. Шунысы да кызыклы Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы” спектаклендәге Граф Альмавива партиясен беренче башкаруым. Бу образ кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да. Спектакль бик яхшы узды, зал шыгрым тулы иде. Россинының бу бик танылган әсәрләренең берсе дип уйлыйм. “Ла Скала” театры аны махсус яшь тамашачы өчен әзерләде. Балалар аудиториясен күздә тотып, операдан кайбер өлешләр төшерелеп тә калган. Ә киләчәктә мин бу партиянең тулы вариантын өйрәнергә ниятләдем. Европада яшәүче балалар, безнекеләрдән аерылып тора. Опера, гомумән классик музыка алар өчен чит нәрсә түгел. Опера Италиядә туган, шуңа күрә андагы балалар классик музыканы кечкенәдән яратып үсә. “Ла Скала” кебек тарихи, бөек театрның балаларга йөз тотуы аеруча куандыра. Балалар сәясәтен театр күптән түгел генә башлады, быел “Севилья чәчтарашы”ннан тыш, тагы бер операны балалар өчен яраклаштырып чыгарырга планлаштыралар", – диде Рузил Гатин. Исегезгә төшереп узабыз, Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин 2017 елның 4 октябрендә Миландагы “Ла Скала” театрында сайлап алулар узган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан артисты Дж.Россининың “Севилья чәчтарашы” һәм К.-Глюкның “Орфей и Эвридика” операларына катнашу өчен чакыру алды.“Орфей и Эвридика” – “Ковент Гарден” Король операсы спектакле. Рүзил Гатин Орфей партиясенә дублер сыйфатында чакырылган. Аның премьерасы 2018 елның март аенда булыр дип көтелә. Рузил Гатин белән тулы әңгәмәне “intertat.tatar” республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

“Татар-информ”

Автор: Мөршидә Кыямова

Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев