Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәдәният хезмәткәрләренең акчасы ике тапкыр артса да, кадрлар җитми – А.Сибагатуллин

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, мәдәният учреждениеләренә яшь кадрлар җәлеп итү эше төп мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районындагы күчмә утырышы вакытында әйтте. “Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы, 2012 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артса да, мәдәният өлкәсенә яшь кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе һаман игътибар үзәгендә кала бирә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы (1 сентябрьдән артуны исәпкә алмаганда) 19 873 сумны тәшкил итә”, - диде ул.   Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, бүген авыл клубы мөдире һәм китапханәчеләрнең 38,7 %ы югары белемле, 33,9 %ы урта һөнәри белемгә ия. “Югары һәм урта һөнәри белемле яшь белгечләрнең “подъемный” акчасын күтәрү – район һәм авылга кайтып эшләргә теләүчеләрдә кызыксыну уятыр, шәп чара булыр иде. Без моңа өметләнәбез”, - диде министр.   Министр билгеләп үткәнчә, 2013 елдан бирле клуб хезмәткәрләре ел саен Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Россия һәм чит илләргә барып белем күтәрә. Бу вакыт аралыгында 182 кеше Азәрбайҗан, Белгород, Владимир, Мәскәү өлкәләре, Карелия һәм Мордовия республикаларында булып кайткан. “Мәдәният хезмәткәрләренә оештыру-методик ярдәм кулы сузу максатыннан, Республиканың традицион мәгълүмат үзәге ел саен 12ләп семинар уздыра”, – диде ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.  

“Татар-информ”

Фото: Рамиль Гали

Автор: Чулпан Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев