Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ноябрь азагында Санкт-Петербургта Мәрҗани укулары үтәчәк

Икенче "Мәрҗани укулары" 22-24 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак. Бу хакта бүген Казанда "Мультимәдәни дөньяда ислам" VII Халыкара форумының пленар утырышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов хәбәр итте. “Билгеле булганча, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан еллык Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укуларга нигез салынган. Икенче "Мәрҗани укулары" 22-24 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак. Яңарту идеяләре тарафдарларын, галимнәрне катнашырга, шулай ук, дини тәгълиматчылар-модернистрлар карашлары белән риза булмаган коллегаларыбызны дискуссиягә чакырам”, - диде Дамир Мөхетдинов. “Быел Шиһабетдин Мәрҗаниның дөньяви уку йортында – Казанда Татар укытучылар мәктәбендә ислам теологиясен укыта башлаган вакытыннан 150 ел тула. Хәзерге вакытта Татарстанда киләсе 2018 елда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек бара. Мәрҗанинең 200 еллыгына дәүләт дәрәҗәсендә фәнни һәм мәдәни-мәгърифәтчелек программасын оештыруны беренче булып шәех Равил Гайнетдин тәкъдим иткән иде. Казан университеты бу мөһим вакыйганы оештыруда актив катнашыр дип ышанам”, - дип ул юбилей чараларына әзерлек барышында хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйтте.

“Татар-информ”

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев