Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ни өчен?

Бер дус бар минем. Аннан-моннан мәгълүмат җыя да, шуны үзе күргән кебек итеп, тәмләп сөйли. Кайчагында бераз шыттырып та җибәрә. Әмма тыңлавы рәхәт. Шуңа мин аның сүзен гадәттә тикшереп карыйм. Бу юлы да шулай килеп чыкты.
– Соңгы ике ел эчендә Кытай Америка йөз елда эшләгән күләмдә цемент җитештергән. Мин ышанмыйм. Төрле чыганаклардан белешеп карыйм. Шулай. Сокланырга, тел шартлатырга кирәк бит инде. Тик татарлык үзенекен итә: – Ни пычагыма кирәк аларга шул хәтле цемент? – Юллар төзү өчен. Тизйөрешле юллар гына да анда ел саен 10 мең чакрым озынлыгында төзелә. Егерме ел элек анда мондый юллар бөтенләй булмаган, ә хәзер... Шайтан алгыры! Тапкан бит горурланыр нәрсә, ә. Кытай, имеш. Юллар, имеш. – Шул гынамы? Юлны аны бездә дә төзиләр... – димен дә, асфальт ватылган урынга кергән машина кебек, туктап калам. Соңгы тапкыр яхшы юллардан кайчан узганымны хәтерләргә тырышам. Искә төшми. Салават җырлаган җыр гына искә төшә: «Каторжан юлы, каторжан юлы...» Үзе дә автоузышчы булгангамы икән, бик белеп җырлый иде ул аны. – Ә күперләр! – дип дәвам итә теге. – Бүген Кытайда 300 мең күпер бар. Шуларның меңнән артыгы бер чакрымнан озынрак. – Һи, безнең Казанда да бар инде күперләр. Ә анда бөкегә эләккән машиналарның озынлыгы кайчагында ун чакрымнан да арта.Минем юмор бәяләнми кала. Ачу чыга инде. Ә теге дәвам итә: – Аэропорт! Кытайның һәр кечкенә төбәгендә дә аэропорт ачачаклар. Бүген анда 400 аэропорт булса, бу сан якын елларда 2 меңгә җитәчәк. Әле ел саен йөз аэропорт төзелә. Ел саен йөз булгач әйбәт инде, канишны. Тик сер бирәсе килми. нәрсәдер әйтәсе килә. Әйтеп кенә булмый. Ә теге мәхлук мактануын белә: – Тимер юллар. Бүген Кытай дөньяда иң зур тимер юл челтәренә ия. Югары тизлектәге юллар буенча ул Японияне һәм Европаны әллә никадәр артта калдырган. Ә Шанхай белән Пекин арасына җибәрелгән поезд Американың иң тизйөрешле поездына караганда ике тапкырга кызуырак йөри.– Ә торак! – дип күз ачырмый аннан. – Ун еллар чамасы элек кеше башына 4 квадрат метр туры килсә, бүген бу сан – 32 м². Россиягә караганда да күбрәк. Үсү темпы исә бөтенләй тиңсез. Ә бәяләре!.. Пекинның гади кешесе еллык хезмәт хакына 10 квадрат метр торак мәйдан сатып ала ала. Бернинди ипотека кирәкми – хатының белән ике-өч ел эшлисең дә фатирлы буласың. Соңгы сүзе бөтенләй нервыга тия. Нинди оятсызлык бу кытайларда, ә?! Ник шулай рәхимсез рәвештә көләләр безнең ипотекадан?! Нормальный Россия кешесе шикелле бер фатир өчен утыз ел түләрлек итеп эшләсәләр булмыймыни инде. Нәрсә, аларда чиновниклар юкмы икәнни? Ул чиновникларның балалары, оныклары, туганнары, туганнан туганнары, дуслары, таныш-белешләре юкмы икәнни?! Аларга гына гел коммунизмда яшәргә димәгән ич! Ә теге сөйли... Соңгы ун елда сәнәгать өлкәсендә... Соңгы ун елда фән өлкәсендә... Соңгы ун елда... Мин инде аны ишетмим. Ишетәсем дә килми. Ачудан, шартлар чиккә җиткәнмен. Шартлыйсым килә. Кредит түләргә дип җыйган акчага ару гына итеп ашап шартлыйсым һәм бөтен Кытай өстенә чәчрисем килә... Ни өчен соң... Ни өчен... Минем җан авазым тегенең дә аңына барып җитә бугай: – Ә беләсеңме ни өчен? – дип елмая. – Ни өчен? – Соңгы ун елда коррупция өчен 10 мең чиновникны атканнар, ә 120 меңен төрмәгә утыртканнар. Мин дәшмим. Ни дип әйтеп була. Шаяртадыр инде.
Марат Кәбиров, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев