Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

33 мең татарстанлы беренче тапкыр сайлауларда катнаша

Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлый. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген 99 кешегә 18 яшь тула, ягъни алар сайлау хокукы ала.

“Сайлау участокларында бу хакта беләләр, аларны көтәләр. Әлбәттә инде, гадәт буенча, беренче тапкыр сайлауга баручылар өчен һәм бүген туган көннәрен билгеләп үтүчеләр символик бүләкләр тапшырылачак”,- диде Әгъзәм Гобәйдуллин. Ул шулай ук республикада сайлаучы яшьләрнең шактый күп булуын һәм Татарстанда 18-35 яшьлек 800 мең кеше быел сайлауларга барырга хокуклыгын билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев