Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

30 сентябрьдә Татарстан Дәүләт архивында Ачык ишекләр көне уза

Кремль урамы, 12/20 10.00 – 13.00  “Россия киносы елына багышлана”. XX йөз башы Казан кинотеатрлары афишаларыннан оештырылган күргәзмә. 13.00 – 15.00  “Мәгариф тарихыннан”. Казан университеты студентларының шәхси эшләреннән торган күргәзмә.

Кремль урамы, 2/6 12.00-13.00 Китапларны реставрацияләү һәм төпләү эшләре буенча мастер-класс. 9.00-12.00 сәгатьләрдә – 1 нче сеанс, 13.00-16.00 сәгатьләрдә – 2 нче сеанс. 1. “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында мәгълүмати технологияләрне кертү” дигән темага лекторий. 2. “Net-film” порталын тәкъдим итү. 3. 1918-1985 еллар хроникасы һәм документаль фильмнарын ретроспектив күрсәтү.

Декабристлар урамы, 4 10.00-12.00 Шәҗәрә төзү буенча мастер-класс. 13.00-13.30 “Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы документларында Татарстан комсомолы тарихы” дигән темага мәктәп дәресе һәм архив документлары белән таныштыру. 13.30-13.45 - архив һәм саклау урыны буенча таныштыру экскурсиясе. 14.30-15.30 1. “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы күргәзмәсе. 2. Журнал авторлары, тикшеренүчеләр, тарихчылар белән очрашу. 3. Автор кулъязмаларын рәсмиләштерү шартлары һәм басылып чыккан хезмәтләрне кабул итү таләпләре белән танышу.

8 Март урамы, 5а 9.00-13.00 – архив белешмәләрен тәкъдим итү шартлары һәм тәртибе турында мәгълүмат бирү; Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге вәкиле тарафыннан халык арасында пенсиягә кагылышлы законнар буенча аңлату эше. 13.00-17.00 Социаль-хокукый таләпләрнең үтәлеше буенча консультацияләр. 13.00-15.00 “Мәктәп дәреслекләре сәхифәләре ни сөйли?” дигән дәреслекләр күргәзмәсе.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев