Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

30 сентябрьдә Халыкара тәрҗемәчеләр көне билгеләп үтелә

30 нчы сентябрь гади яңгырлы көз көне генә түгел. Бу көндә төрле илләрдә тәрҗемәчеләр үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Җәйнең картлыгы көзнең яшьлегенә авышкан көн “Ишарәне кул белән дә, күз белән дә, ым белән дә “күрсәтеп” була… Фикер әйтү өчен – сүз, сүз әйтү өчен – тел кирәк”  сүзләре белән башланып китте.

Ул көндә Библияне тәрҗемә иткән Изге Жером вафат була, шул чактан тәрҗемәчеләрнең саклаучысы дип санала башлый. Бәйрәм 1953 елдан алып Халыкара тәрҗемәчеләр федерациясе тарафыннан алга сөрелә, 1991 елдан алып рәсми буларак үткәрелә. Бәйрәм бөтен дөнья тәрҗемәчеләренең солидарлыгын күрсәтер, тәрҗемәче һөнәренең престижен төрле илләрдә ныгытыр өчен үткәрелә.

Телнең чисталыгы, камиллеге, сафлык-аһәңлеге дә хезмәтебездән, белемебездән, мәдәниятне дөрес аңлавыбыздан тора. Шуңа күрә үсик, чыныгыйк һәм камилләшик. Бәйрәмегез белән, кадерле тәрҗемәчеләр!

Чыганак: http://idel-tat.ru

     

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев