30 ноябрь көненең истәлекле вакыйгалары

30 ноябрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1932 елда Казанда пионер оешманың 10 еллыгана багышлап, Казан дәүләт яшь тамашачы театры оештырылган. 30 ноябрь көнне Пионерлар үзәгендә (хәзер анда Яһүд мәдәнияте үзәге) беренче тапкыр “Яшьтәшләр” спектакле куелган. 1946 елда балалар театрларының Бөтенсоюз каралуында Казан дәүләт яшьләр театры илнең иң яхшы театры дип танылган.

1979 елда 175 ел тулу уңаеннан Казан дәүләт университетының музее беренче кунакларын каршылаган. Музей фондын тулыландыру эшләре хәзер дә дәвам итә.

Россиядә:

1939 елда СССР гаскәрләре Финляндия чикләрен үтеп керә. 1940 елның 12 мартына кадәр дәвам иткән фин сугышында (Россия тарихына "Зимняя война" буларак кереп кала) 126 мең совет сугышчысы үлгән дип исәпләнә. Рәсми мәгълүматлар буенча фин сугышында 1247 татарстанлы һәлак булган.

Сугыштан соң Финляндия СССРга 11 процент җирләрен тапшыра.

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак төннәр", Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" әсәрләре шушы сугыш турында.

1993 елда Россия Федерациясенең дәүләт гербының яңа проекты кабул ителә.

Кызыл фонда ике башлы алтын бөркет яхшылык һәм явызлык көрәшенең борынгы символы. Беренче тапкыр 1497 елда Иван Өченче мөхерендә кулланылган. 1917 елгы Октябрь борылышыннан соң большевиклар герб һәм башка булган барлык дәүләт символларыннан баш тартканнар. Бары 1990 елда гына хакимият дәүләт гербы һәм флагы кирәк дигән фикергә килгән. Моның өчен махсус комиссия төзелгән. Эскиз авторы - Е. Ухналев. Борис Ельцин кул куйган карар нигезендә 30 ноябрьдә гамәлгә кергән.

Дөньяда:

1881 елда Ашхабад шәһәренә шәһәренә нигез салына. Фарсы теленнән "мәхәббәт шәһәре" дип тәрҗемә ителә. Ул Россия империясенең хәрби форты буларак салына. Хәзер Төрекманстанның башкаласы.

1931 елда Флоренциядәге (Италия) Табигатьне саклаучыларның халыкара конгрессында Йорт хайваннарын саклау көне (World Day Pets) оештыру турында идея яңгыраган. Бу уңайдан төрле экология оешмалары кешеләрдә йорт хайваннарына, кыргый җәнлекләргә мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә йөз тоткан чаралар үткәрергә әзерлекләренен белдергәннәр. Шуннан бирле ел саен бу дата билгеләп үтелә. Бәйрәм шигаре итеп Антуан де Сент-Экзюпериның “Кечкенә принц” әсәреннән “Син үзеңә ияләштергән җан ияләре өчен мәңге җаваплы” сүзләре алынган. Бу көндә төрле пикетлар, флеш-моблар, күргәзмәләр һ.б. чаралар үткәрергә гадәткә кергән.

1988 елда Америка компьютер җиһазлау ассоцияциясе 30 ноябрьне Бөтендөнья мәгълүмат саклау көне (Computer Security Day) дип игълан иткән. Бу көннең максаты –  компьютерда сакланган мәгълүматның якланган булуының әһәмиятен кулланучыларга аңлату. Бәйрәмнең 1988 елда игълан ителүе очраклы түгел. Беренче вирус прототибы 1983 ук уйлап табылса да, 1988 елда гына компьютердагы мәгълүматлар беренче тапкыр “суалчан” исемле массачыл эпидемиягә дучар булалар. Аны 22 яшьлек Корнелл университеты аспиранты Роберт Таппан Моррис уйлап тапкан.

Туган көннәр:

Һидаят Айниятулла улы Солтанов (1915 – 2009) – Татар академия театры артисты, ТАССРның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Һидаят Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Үбие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Ташкент татар театрында, 1940 елда Башкортстанның Яңавыл татар театрында артист булып эшли. Бөек Ватан сугышы ветераны Һидаят Солтанов фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

1947 елдан Һидаят Солтанов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт иткән. Ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудыра. Алар арасында М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның “Бер төн”ендә Богатырев, К.Симоновның “Көннәр һәм төннәр” спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектаклендә Газизов, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Евстигней образлары.

Әхәт Нигъмәтуллин — күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор.

Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин 1921 елның 30 ноябрендә Оренбург өлкәсе хәзерге Красногвардейский районының Үтәй авылында крестьян гаиләсендә туа.1941 елның апрель башында солдатлык хезмәтенә киткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Брест крепостен, андагы совет әсирләрен немец фашистлары чолганышыннан азат итү өчен барган дәһшәтле атакаларда катнаша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Әхәт Нигьмәтуллин 1949-1975 елларда әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе булып таныла. Ул – Мәҗит Гафури исемендәге әдәби премия лауреаты. Башкортстан дәүләт университетында эшләгәндә, галим кырык ел “Акчарлаклар” әдәби-иҗади түгәрәгенең фәнни җитәкчесе вазифасын башкарган. Әхәт Нигьмәтуллин — унсигез китап авторы. Шуларның ундүрте фәнни-публицистик тикшеренүләр.

Озак авырудан соң 94 яшендә Уфада вафат булган. Уфаның Көньяк зиратында күмелә.

Фәрит Кәрим улы Бәширов – татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан), Татарстанның мәгарифне үстерү институты профессоры.

Ул 1958 елның 30 ноябрендә Татарстанның Арча районы Шекә авылында укытучы гаиләсендә туа. Башта сигезьеллык мәктәпне, ә 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлаган. 1976-1981 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

2003-2006 елларда Фәрит Бәшир Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире булып эшләгән. Аннан соң ул — “Матбугат йорты” нәшриятында мөхәррир булып тора.

Фәрит Кәрим улы Бәширов 2009 елның октябрендә Казанда вафат булган. Ул туган Шекә авылы зиратында җирләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: