Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

3 метр 55 сантиметрлы бәлеш күргәнегез булдымы әле?

Узган атна ахырында Нурлатта Шәһәр көне бәйрәм ителде. Уртак бәйрәмгә дип шәхси эшмәкәр Сати Шахназарян 3 метр 55 сантиметрлы бәлеш пешергән, өстенә Нурлатка мәхәббәтен аңлатып язган. Шушы камыр ризыгын пешерү өчен 18 кг он, 30 данә йомырка, 22 кг эчлек һ.б. продуктлар алынган. Эчлеге алмадан булып, йөрәк сурәте кура җиләгеннән ясалган. Шәһәр халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар гадәти булмаган бәлешне бик яратып, рәхмәтләр әйтеп сыйланган. Ә иң беренче кисәкне муниципалитет башлыгы Равил Кузюров үз куллары белән кисеп тәмләп караган. Бу хакта “Нурлат” газетасы хәбәр итте.

Шәһәр көнендә мәдәни программа кызыклы итеп оештырылган, сюрпризлар күп булган. Шул уңайдан Эквадордан кечуа кабиләсе вәкиле – урам артисты Альберто Мальдонадо башкаруындагы Көньяк Америка яшәүче төп җирле халыкларның этник музыкасы, костюмнары, экзотик сувенирлары халыкта зур кызыксыну уяткан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев